Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь артист Данир Сабиров меңләгән тамашачы җыя

21 октябрьдә Казанның филармония концерт залында яшь юмор остасы, җырчы Данир Сабировның җырлы-биюле, юмористик тамашасы узды. Концерт залы шыгрым тулды, арадан йөри торган юлларга да өстәмә урындыклар куелды. 26 яшьлек Данир үзе сөйләп, үзе җырлап, махсус биюләр биеп, пародияләр күрсәтеп килгән тамашачыны өч сәгатьтән артык үзенә каратып тотты. Башка татар юмористларыннан аермалы буларак Данир "билдән түбән" төшмәскә тырышты, татарлар арасында популяр артистларга, "Башваткыч" кебек телевизион тапшыруга пародия ясап сәхнә осталыгын күрсәтте.

XS
SM
MD
LG