21 октябрьдә Казанның филармония концерт залында яшь юмор остасы, җырчы Данир Сабировның җырлы-биюле, юмористик тамашасы узды. Концерт залы шыгрым тулды, арадан йөри торган юлларга да өстәмә урындыклар куелды. 26 яшьлек Данир үзе сөйләп, үзе җырлап, махсус биюләр биеп, пародияләр күрсәтеп килгән тамашачыны өч сәгатьтән артык үзенә каратып тотты. Башка татар юмористларыннан аермалы буларак Данир "билдән түбән" төшмәскә тырышты, татарлар арасында популяр артистларга, "Башваткыч" кебек телевизион тапшыруга пародия ясап сәхнә осталыгын күрсәтте.
Яшь артист Данир Сабиров меңләгән тамашачы җыя
1
Тамашачы
2
Тамашачылар зал уртасында булган буш араларга да өстәмә урындыкларга утыртылган иде
3
Тамашачылар арасында өлкән буын шактый иде
4
Данир Сабиров биючеләр белән
5
Данир тамашачы белән гел әңгәмәдә булды
6
Баянчы Роберт Хәлилов
7
Данир Сабиров
8
Данир сәхнәдә гел хәрәкәттә булды, хәтта гармунчыларына да бию хәрәкәтләре өйрәткән
9
Данир Сабировның энесе Назир Сабиров җырлый
10
Данир "Яңа гасыр" каналында эфирга чыгучы "Башваткыч" тапшыруы алып баручы Җәвит Шакировка пародия ясый
11
Данир - Айдар Галимов ролендә
12
Яшь автор башкаручы Фәридә Сөнгәтова
13
Яшь җырчы Лилия Хәйруллина (җырчы Гөлдания Хәйруллина кызы)
14
Данир Сабиров
15
Төрле яшьтәге тамашачы Данирга чәчәкләр бирә
16
Тамашага керү билеты
17
Биючеләр, уртада "Минута славы" проектында катнашучы биюче Ренат Хәйруллин
18
Данир балаларны юл бәла-казаларыннан сакларга өндәгән җыр башкарды
19
Роберт Хәлилов курайда уйный
20
Баянчылар (с) Роберт Хәлилов һәм Фидан Хәлиуллин