Accessibility links

Кайнар хәбәр

Apple яңа җиһазларын тәкъдим итте


Apple яңа җиһазларын тәкъдим итте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:12 0:00

Apple яңа җиһазларын тәкъдим итте

23 октябрь көнне дөньякүләм танылган Apple ширкәте үзенең яңа җиһазларын тәкъдим итте. Ширкәт кулланучыларын шаккатыруын дәвам итә: яңа җайланмалар "акыллырак" кына түгел, юкарак, җиңелрәк һәм шул ук вакытта очсызрак.

Җомга көнне генә Apple кайбер илләрдә iPhone 5 смартфонын сата башлады. Җайланманы беренче булып сатып алырга теләүчеләр сәгатьләр буе чират торды.

Чәршәмбегә каршы төндә исә Apple яңа презентация үткәрде. Төп яңалыклар арасында iPad Air, икенче буын iPad mini һәм яңартылган MacBook Pro ноутбуклары.

Филип Шиллер яңа җиһазлар турында сөйли
Филип Шиллер яңа җиһазлар турында сөйли
Күп кенә белгечләр Apple презентациясендәге яңалыклар алдан көтелгән иде дисә дә, куанырга нигез бар. Мәсәлән, яңа MacBook Pro ноутбукларының башлангыч бәясе искеләренә караганда түбәнрәк, ә iPad Air планшеты элеккеләре белән чагыштырганда юкарак һәм җиңелрәк.

Презентация "We Still Have a Lot to Cover" дип аталды. Бу шигарне төрлечә аңлап була, мисал өчен, "Безнең әле күрсәтер әйберебез шактый" дип.

Җайланмаларга күз салыйк.

iPad Air

Apple башлыгы Тим Кук сәхнәдән чыгып киткәннән соң ширкәтнең берничә вәкиле төрле яңалыклар турында сөйләде. Шуннан соң Тим әфәнде сәхнәгә кайтып, “Өч ел элек планшетлар барлыкка килгәч, беркем дә аларның нетбуклар белән ярыша алачагын күз алдына да китерә алмады. Һәм хәзер нетбуклар кайда?”, дип сорады.

Тим Кук iPad Air җиһазын күрсәтә
Тим Кук iPad Air җиһазын күрсәтә
Шуннан соң ул iPad Air-ны тәкъдим итте. Әлеге җайланма элеккеләрдән нәрсәсе белән аерыла соң? Беренчедән, iPad mini-га охшаш дизайн. Әлеге отышлы үзенчәлек аны юкарак (элеккесеннән 2 мм-га) һәм җиңелрәк (элеккесеннән 28%-ка) итте.

Бу бишенче буын iPad-та көчле Apple A7 процессоры да аңа өстенлек бирә. Өстәвенә, аның белән янәшәдә Apple М7 дип аталучы ярдәмче процессор да барлыкка килде. Аның максаты – үзәк процессорның эшен җиңеләйтеп, энергия кимүен тоткарлау.

Яңа iPad mini һәм яңа iPad Air
Яңа iPad mini һәм яңа iPad Air
Тагын бер яңалык – стерео-динамикларның барлыкка килүе. Дөрес, алар инде беренче буын iPad mini-да бар иде. Яңа планшетта 5 мегапиксельле камера булачак.

“Беренче дулкын” илләрендә җайланма 1 ноябрьдән сатыла башлый. Русия бу исемлеккә керми. 16 Гб хәтере булган яңа iPad-ны 499 долларга сатып алып булачак.

Яңа iPad mini

Шуннан соң Тим Кук икенче буын iPad mini-ны тәкъдим итүгә күчте. Аның төп үзенчәлеге – зур iPad-лардагы кебек югары сыйфатлы Retina дисплее (2048 x1536) һәм iPad Air-дагы кебек 64 разрядлы процессор.

Сан-Францискодагы Apple кибетендә чират тезелде
Сан-Францискодагы Apple кибетендә чират тезелде
iPad mini дүрт төстә булачак. Җайланма югары тизлекле Wi-Fi белән тәэмин ителгән.

Wi-Fi-лы iPad Mini бәясе 399 доллардан башлана. Моннан соң беренче буын iPad mini бәясе 299 долларга төшәчәк. Бу җиһаз да сатуга ноябрь аенда чыгачак, тик төгәл кайчан һәм кайсы илләрдә икәне әлегә билгесез.

Әлеге яңалыклардан тыш презентациядә тагын күп яңалыклар булды. Әйтик, Apple App Store онлайн-кибеттә iPad өчен әзбаплар саны 475 меңнән арткан. Алар арасында татар әсбапларының бармак белән генә санарлык булуын исәпкә алсаң, татар теленең заманча техника дөньясында нинди урын алып торуына төшенеп була. Татар теле дә телләр исемлегендә әлегә юк.

Сүз уңаеннан, Азатлык Радиосының татар телле әсбабын Apple App Store кибетендә бушка алып була.
XS
SM
MD
LG