Accessibility links

Казанда Сөембикәгә һәйкәл куелырмы?


Казанда Сөембикәгә һәйкәл куелырмы?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:05 0:00

Казанда Сөембикә һәйкәле куелырмы?

Татар теле укытучысы Алсу Нәҗметдинова Казанда Сөембикә һәйкәлен булдыру артыннан йөри башлаган. Һәйкәлнең гипстан ясалган сыны әзер, аны бронзадан кою өчен 4-5 миллион сум акча кирәк дип әйтелә.

Алексеевский касабасының 1нче санлы мәктәбендә татар теле укытучысы Алсу Нәҗметдиновага бу фикерне "Сөембикә" театры белән республика авыл, шәһәрләрендә спектакльләр куеп йөргәндә тамашачылар җиткергән.

"Менә сезнең театрыгызның исеме Сөембикә, ә нишләп мәгърур Казанда Сөембикәгә бер һәйкәл дә юк, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр", ди ул.

Бу сорау Алсу ханымны да уйландырган. Ул Сөембикәгә һәйкәл ачарга кирәк дип татар иҗтимагый үзәге белән элемтәгә кергәч ТИҮ аның бу фикерен күтәреп алган.

"Бу турыда без дә күптәннән уйланып йөри идек. Хәтта Магнитогорски шәһәрендә татар сынчысы Нәзир Гайфуллин безгә гипстан ясалган Сөембикә сынын бирергә әзер булуын белдерде. Әйдәгез бергәләп бу эшне башлап җибәрик, дип әйттеләр. Шуннан соң без бергәләп Татарстан президентына хат яздык", ди Алсу ханым.

Татарстан президенты җавап хатын озак көттермәгән. Һәйкәл сыны койдырылса, һәйкәл куелачак урын билгеләнсә, Татарстан җитәкчелеге аларга каршы төшмәячәген белдергән.

"Президенттан мондый хат булгач Казан башкарма комитеты да Татарстан мәдәният министрлыгы да без язган хатларга уңай җавап бирделәр. Әмма һәйкәл артыннан йөрүне үзебезгә йөкләделәр", ди Алсу Нәҗметдинова.

Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Фәрит Зәкиев сүзләренчә, Магнитогорски шәһәрендә яшәүче сынчы Нәзир Гайфуллинның гипстан эшләгән Сөембикә сыны 189 х 68 х 110 см зурлыгында.

"Нәзир Гайфуллин әлеге гипс сынны Татарстанга бүләк итәргә әзер дип әйтә. Шушы гипс сынга карап бронзадан сын кою 4-5 миллион сумга төшәчәк. Без хәзер башкаланың мәдәният бүлеге белән эшләргә тиеш. Урын өчен рөхсәт алуыбыз зарур. Аннан соң бит һәйкәлнең урыны өчен дә проект кирәк булачак һәм бу да кайбер чыгымнар таләп итәчәк. Нәзир Гайфуллин бу сын коела калса аның ике ягына татар дәүләтчелегенең символы булган ак барсны ясап куярга кирәк булыр дип фикер белдерә. Хәзер инде эш татар халкына терәлеп калды. Тиешле акчаны җыя алсак без Сөембикә манарасы янына Сөембикә сынын куя алырбыз дип уйлыйм", ди Фәрит Зәкиев.

Алсу Нәҗметдинова Сөембикә сынын коюга татар халкыннан акча җыю өчен Саклык банкында хисап ачуларын, һәм татар халкы кайда гына яшәсә дә Сөембикәгә дигән һәйкәлне коеп урнаштыру фикеренә үз халкының битараф калмаячагына ышануын да җиткерде.

* * *
Сәнгать белгече Розалия Нургалиева Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Сөембикә һәйкәле Казан тимер юл вокзалы янында булырга тиеш дип белдергән иде. "Без Сөембикәгә кайчан һәйкәл куялар дип көтә-көтә арып беттек. Анда Сөембикә үзенең баласы белән булырга тиеш. Ул тарихи яктан да туры килер иде. Аны тәҗрибәле сынчы ясарга тиеш", диде ул.

Казанның тимер юл вокзалы янына куярга тәкъдим ителгән һәйкәлләрнең берсе: Сөембикә улы белән
Казанның тимер юл вокзалы янына куярга тәкъдим ителгән һәйкәлләрнең берсе: Сөембикә улы белән
XS
SM
MD
LG