Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казанда Сөембикәгә һәйкәл куярга күптән вакыт"


Сәнгать белгече Розалия Нургалиева, Казан тимер юл вокзалы янында Сөембикә һәйкәле булырга тиеш, дип белдерә. Сынчы Асия Миңнуллина фикеренчә, Татарстан башкаласы кунакларны тарихны чагылдырган һәм шул ук вакытта киң күңеллелекне, кунакчыллыкны күрсәткән һәйкәл белән каршы алырга тиеш. Вокзал янында куеласы һәйкәлгә бәйге дәвам итә. 15 эшнең унысы икенче турга үткән.

Татарстанның сынлы сәнгать музее мөдире Розалия Нургалиева да, танылган сынчы Асия Миңнуллина да Казанның тимер юл вокзалы янына куеласы һәйкәл өчен тәкъдим ителгән эшләрне бәяләү төркемендә. Бу төркемгә (жюрига) 12 кеше кергән. Араларында архитекторлар, төзелеш университеты вәкилләре, сынчылар, сәнгатькәрләр дә бар.

Бәйгенең сәркатибе Диана Шахова сүзләренчә, жюри бәйгегә килгән 15 эш арасыннан унысын сайлап алган һәм икенче тур үткәрергә карар кылган. "Жюри эшләрне камилләштерергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде", ди Шахова.

Розалия Нургалиева, бәйгене ачык, ягъни кем тели шул катнаша ала торган итеп түгел, ә бу эшкә һәйкәл ясау тәҗриҗбәсе туплаган һөнәр ияләре, иҗат төркемнәре, күренекле сынчылар җәлеп ителергә тиеш иде, дигән фикердә. “Ни әйтсәң дә, Татарстан башкаласының капкасы, Казанга килүчеләрне каршы ала торган җир бит ул”, ди Нургалиева.

Асия Миңнуллина
Асия Миңнуллина
Асия Миңнуллина да нәкъ шундый ук фикердә. “Тәкъдим ителгән һәйкәл рәсемнәренең күбесе студентларныкы булырга охшый, гадәттә алар мондый бәйгеләрдә теләп катнаша. Кайвакыт яңалык та алып киләләр үзләре”, диде Миңнуллина.

Сынчы, гомумән алганда, бу бәйгенең дөрес итеп оештырылмавын әйтә. Һәйкәл куеласы вокзал алдындагы мәйданның нинди буласы алдан ук кәгазъгә эшләнеп куелган инде. Ул зур булмаган декоратив агачлар һәм гөлләр утыртылган бакча, ял итү урыны итеп күзаллана. Аның авторы – Тимур Нугаев. Миңнуллина да, Нургалиева да алдан бу урынның нинди буласын эшләп куеп, аңа ниндидер һәйкәл утырту - ике идеяне чәкештерү, дип әйтә. Күп очракта идеяләр бер-берсе белән аһәңдәш булмый. “Мондый зур эшне башлаганда, шәһәр капкасына тотынганда, һәйкәлне генә түгел, ә мәйданны тулысынча иҗат төркеменә тапшырырга кирәк иде”, ди Миңнуллина.

Нургалиева исә, вокзал алды мәйданына тагын да киңрәк карый. "Ул тирәдәге биналарның тышкы кыяфәте шулкадәр начар ки, алар күптән төзекләндерелмәгән. Шул тирәләрдә архитектура чүбе, ягъни архитектураның бернинди кысаларына сыймаган корылмалар да җитәрлек. Башкалага керү урынының архитектура-төзелеш кыяфәте тулысынча кеше рәтенә китерелми торып, һәйкәл кую турында нинди сүз алып барырга мөмкин?" ди Нургалиева.

Аның фикеренчә, беренчедән, монда ниндидер бакча, һәйкәл ясау кыланчыклык булачак. Ул бакча дигән әйбер җәй җитсә генә илһам биреп торачак, ә кыш көннәрендә бакчага кеше таптаган пычрак кар өячәкләр. Икенчедән, вокзал алды киң, якты һәм юлчыларга кулай булырга тиеш. Нургалиева әле күптән түгел генә Һолландиядә булып кайткан. Аны тимер юл вокзалы янындагы мәйданның җайлы итеп эшләнүе, нинди поездлар килүен, китүен күрсәткән зур таблолар торуы, шәһәрдә кайда, ничек баруны аңлаткан язуларның һәм тамак ялгау, ял итү урыннарының заманча булуы хәйран иткән.

Розалия Нургалиева
Розалия Нургалиева
Һәйкәл кую дигәннән, җитәкчеләр гадәттә белгечләр фикеренә дә, җәмәгатьчелек сүзенә дә колак салмый. Ерак барасы түгел, бурят сынчысы Даши Намдаковның “Саклаучы” сыны республикада зур шау-шу тудырды. Әле бүгенгә кадәр, халык каршы булуга карамастан, ул сын Болгарга куелмаячак, дип өздереп әйтүче юк. Күрәсең шау-шу ахырына кадәр тынганны көтеп яталар.

Казан вокзалы янына һәйкәл кую бәйгесен оештыручылар: "Ак барс Девелопмент" исемле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тә, Казан башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе дә, белгечләр әйтүенчә, әнә шулай алак-шалак итеп, һәйкәл кую эшен дәвам итәргә охшап тора. Башта оештыручылар бер тур гына үткәреп бу бәйгене йомгакларга, 3 декабрь көнне нәтиҗә ясап, беренче урынны алучыга 100 мең, икенчегә 70 мең, өченчегә 50 мең сум акча бирергә планлаштырган иде.

Бәяләүче төркем тәкъдим ителгән рәсемнәрне кискен тәнкыйтьләде. “Эшләргә күз салуга, сайлап алырлык, күңелгә хуш килгән рәсем дә күрмәдем", ди Нургалиева. Шунлыктан икенче тур үткәрү карарына килгәннәр. Шахова сүзләренчә, икенче турга таләпләр әлегә тулысынча әзерләнеп бетмәгән. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук бәйгедә катнашучы авторларны җыеп тәкъдимнәр һәм таләпләр белән таныштырачаклар. "Аларның эшләрендә нәрсә җитешмәгәнлеген әйтәчәкбез. Бу очрашуда жюри да катнашачак", ди Шахова.

Миңнуллина, һәйкәл куелган очракта, вокзал янында татар тарихы белән бәйләнештәге, халкыбызның киң күңеллелеген, кунакчыллыгын тасвирлаган һәйкәл булырга тиеш, дип белдерә.

“Без Сөембикәгә кайчан һәйкәл куялар дип көтә-көтә арып беттек. Анда үзенең баласы белән Сөембикә булырга тиеш. Ул тарихи яктан да туры килер иде. Аны тәҗрибәле сынчы ясарга тиеш”, диде Нургалиева.

Беренче турга тәкъдим ителгән эшләр арасында Казан ханлыгына нигез салган Олугъ Мөхәммәд ханга да (1405-1445) һәйкәл бар иде. Авторы аны ат өстенә утырган итеп күзаллаган.
Олугъ Мөхәммәд ханга һәйкәл рәсеме
Олугъ Мөхәммәд ханга һәйкәл рәсеме
Әлеге рәсем икенче турга үтмәде. Шулай да урыс милләтчеләре тегермәненә генә су коеп утыручы “Регнум” әлеге рәсемгә каршы чәчрәп чыкты. “Мөхәммәт Түбән Новгородка, Мәскәүгә канлы яулар оештырган... вокзал мәйданында шәһәрләрне яндырган һәм талаган ханны искә төшереп торачак тере хәтер калкачак. Кем әйтмешли, Татарстан башкаласына рәхим итегез!”, дип язды “Регнум”. Бу хәл тагын бер кат урыс милләтчеләренең татарларның үткәненә дә, бүгенгесенә дә (татар теленә каршы күтәрелү) рәхимсезлеген, татар тарихын да, бүгенге миллилеген дә юкка чыгару эшләре дәвам иткәнлеген күрсәтеп тора.

Миңнуллина да, Нургалиева да Казанда Олугъ Мөхәммәдкә һәйкәл кирәклеген әйтә. Алар фикеренчә, вокзал алдындагы кечкенә генә мәйданда ат өстендәге Мөхәммәт килешми, сыймый ул анда. “Кечерәеп калачак, ә койрыгы кайсы якта булачак”, ди белгечләр. Алар фикеренчә, Мөхәммәт киң, иркен һәм биек урынга урнаштырылырга тиеш.
XS
SM
MD
LG