Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә Саакашвили чоры тәмамлана


Грузия президентлыгына намзәтләр Георгий Маргвелашвили, Давид Бакрадзе, Нино Бурҗанадзе
Грузия президентлыгына намзәтләр Георгий Маргвелашвили, Давид Бакрадзе, Нино Бурҗанадзе

27 октябрь Грузия президенты урыны өчен 23 намзәт көч сынаша. Чын көрәш аларның өчесе арасында бара.

Якшәмбе көнне үтәчәк сайлау Грузиядә Михаил Саакашвилиның дистә еллык хакимиятенә нокта куячак. Саакашвилиның күптәнге көндәше миллиардер Бидзина Иванишвили җитәкчелегендәге "Грузия хыялы" коалициясе узган ел парламент сайлавында күпчелек тавышны алган иде. Шулай ук президент сайлавында кем җиңүгә карап конституциядә президент вәкәләтләре турындагы маддәгә үзгәрешләр кертеләчәк. Грузия президент республикасыннан парламент республикасына әйләнәчәк.

23 намзәт арасында өчесе генә халыкка таныш, калганнары сәяси сәхнәдә элек күренгән кешеләр түгел.

Георгий Маргвелашвили
Георгий Маргвелашвили
Георгий Маргвелашвили "Грузия хыялы" коалициясе намзәте, элекке мәгариф министры, коалициядәге бер фиркагә дә кермәгән, әмма Иванишвилиның якын кешесе санала.

Аның төп максаты көнбатыш белән якын мөнәсәбәттә булу һәм Русия белән араларны җайлау. "Грузия хыялы" коалициясе баштан ук шундый сәясәт алып барачагын белдергән иде.

Маргвелашвили зирәк акыллы идарәче санала, әмма сәяси тәҗрибәсе юк.

Давид Бакрадзе
Давид Бакрадзе
"Җиңүгә шансы зур. Көнбатышка карап, итәгатьле генә акыл белән эш итүче кеше. Ул сәясәтче булмаган, андый "авыр йөге" юк. Аның сәяси уеннардан читтә тору ихтималы зур", диде Маргвелашвили турында аны якыннан белгән Тифлис дәүләт университетының социология бүлеге башлыгы Яго Качкачишвили.

Маргвелашвили үзе сайлауда 50% артык тавыш алачыгына ышана. Фикер белешүче үзәкләр аның 39%тан артык алмаячагын фаразлый.

Давид Бакрадзе Саакашвилиның Берләшкән милли хәрәкәт әгъзасы, элекке парламент рәисе. Бакрадзеның 18% тавыш алачагы фаразлана.

Нино Бурҗанадзе 2003 елда Гөлчәчәк инкыйлабы белән Саакашвилины хакимияткә китергәч аның беренче мөддәтендә парламент рәисе булган, соңыннан юллары аерылган.

Нино Бурҗанадзе
Нино Бурҗанадзе
Бурҗанадзе шулай ук "Грузия хыялы" коалициясен дә илдә гаделлек булдыра алмаганы өчен тәнкыйтьли. Мәскәү белән мөнәсәбәтләрне җайларга тели, Грузиянең НАТОга керү омтылышын "иллюзия" дип саный. Аның 13% тавыш алачыгы фаразлана.

"Бу юлы сайлауның ничек үтәчәге түгел, аннан соң ни булачагы мөһим. Берләшкән милли хәрәкәт намзәтенең уңышына бик ышанмыйм. "Грузия хыялы" моны үзенең уңышы дип кабул итеп үз көнтәртибен алга сөрергә мөмкин, бу бик тә кызганыч булыр иде", диде Азатлыкка "Economist" басмасы мөхаррире Эд Лукас.

Сәяси күзәтүчеләр Иванишвилиның максаты Саакашвилидан үч алу, дип борчыла. Бу атнада ул аны "сәяси мәет" дип атады һәм аның җинаятьләрен фаш итеп хөкем итү кирәк, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG