Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рифат Чубаров Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе итеп сайланды


Акмәчеттә үз эшен бүген дә дәвам иткән Кырымтатарларының милли мәҗлесе корылтаенда яшерен тавыш бирү юлы белән оешманың яңа рәисе итеп Рифат Чубаров сайланды. Моңа кадәр Чубаров рәис урынбасары булды.

Чубаров өчен 126 делегат тавыш биргән, аның көндәшен Мәҗлес рәисенең икенче урынбасары Рәмзи Ильясовны 112 кеше сайлаган.

Чубаров Мостафа Җәмилоглу рәисе итеп 1991 елдан бирле эшләде, 2009 елдан бирле Бөтендөнья кырымтатарлары конгрессын җитәкли. 2010 елның ноябреннән Кырым Югары шурасы депутаты, парламентта "Корылтай-Рух" фракциясен җитәкли.
XS
SM
MD
LG