Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда яшәүче сугыш ветеранына – 90 яшь


Шиһабетдин Садыйков
Шиһабетдин Садыйков

1 ноябрьдә милләттәшебез, сугыш ветераны, дүрт китап авторы Шиһабетдин Садыйковка 90 яшь тула.

Ветеран әле дә сафта. Ул җәмәгать эшендә дә актив катнаша, сыздырып гармунда уйный, тыпырдап биеп тә җибәрә. Ватан сугышы ветераны, дүрт Ватан ордены иясе Шиһабетдин ага Садыйков бер шигырендә:

"Яшь зурая, картаям дип,
Боегырга ярамый.
Күңел картая белми ул,
Яшь барганга карамый"
, – дип язган иде.

Яше туксанда булса да, ул картаерга ашыкмый, боегып яшәми - кулына гармун алып, моңлы көйләребезне уйнап, күңелен күтәрә. Шушы көйләребезне уйнап, милләттәшебез яуга киткән, аларны дошманны җиңеп кайткач яңгыраткан. Әйтергә кирәк, гармун инде алтмыш ел Шиһабетдин аганың якын юлдашы.

"Безнең яшьлек кыска булды,
Илдә сугыш башланды.
Өзеп аткан чәчкә сыман
Яу кырына ташлады".

Әлеге юллар чордашларының яшьлек елларын бик яхшы тасвирлый.

"Яшь гомерем үтте минем
Фронтның сызыгында
Дүрт ай түгел, дүрт ел буе
Тәмугның газабында!"
, дип яза тагын бер шигырендә Шиһабетдин ага.

Шиһабетдин Садыйков (у) һәм Зиннур Дәүләткиров
Шиһабетдин Садыйков (у) һәм Зиннур Дәүләткиров
1942 елның маенда аны армия сафына чакыралар. Сарапулда алты айлык курсларны өч айда үтеп, (сугыш кырларына гаскәрләр таләп ителә) 18 яшьлек егетләрне фронтка озаталар.

Беренче тапкыр сугышның нәрсә икәнен ул Туапсе янындагы тауларда тупланган фашистларга каршы көрәштә татый. Меңнән артык кешенең ятып калуына әле дә йөрәге әрни. Хәзер аңлый – сугышырга әзер булмаган яшьләрне командирлар сакламый, ныклап коралланган фашистларга каршы җибәрә.

Шиһабетдин ага кыскача гына үзе үткән сугыш кырларын әйтеп узды. “Кече җир”дә биш ай була, Кырымдагы сугышларда биш ай, Беларуста - биш ай, Литва җирендә - дүрт ай, Алмания чигенә 1944 ел азагында килеп җиттек. Сугыш шулкадәр каты булды. Анда инде километр җир өчен түгел, метр өчен каты бәрелешләр барды”, дип искә алды ветеран. 1945 елның 12 гыйнварында каты яраланып, госпитальгә озаталар.

"Ни күрсәк тә, кичерсәк тә,
Сынмадык, бөгелмәдек.
Биргән изге антыбызны
Намус белән үтәдек"
, дип яза ул соңрак бер шигырендә.

Шиһабетдин Садыйков
Шиһабетдин Садыйков
Җиңү хәбәрен госпитальдә ишетә солдат. Тиздән туган ягы Татарстанның Әгерҗе районына кайта. Күп еллар колхоз рәисе булып эшли. Авыр сугыш елларыннан соңгы чорда ачлы-туклы авыл эшчәннәренә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. “Явызлык кылып, кешеләрне җәбер итмәскә тырыштым”, дип сөйләде ветеран. Аның киң күңеллеге хакында якташы Рәкыйп ага Мөхәммәтҗанов болай искә алды:

"Сугыштан соңгы елларда без, яшүсмер малайлар белән җыелып, борчак кырларына бара идек. Яшел борчак җыеп ашый идек. Шул вакытта колхоз рәисе булып эшләгән Шиһабетдин абый килеп чыкты. Без куркып, төрле якка сибелдек. Шиһабетдин абый безгә курыкмаска кушты. Хәтта атына утыртып, авылга алып кайтты. Башка берәү булса (андыйлар бар иде), безнең әти-әниләргә штраф салып, интектереп бетерер иде. Ә абый андый яман эшләр белән шөгыльләнмәде".

Шиһабетдин ага дүрт дистә ел Ижауда яши. Төрле предприятияләрдә эшләп, югары дәрәҗәгә ирешә. Иҗтимагый эшләрдә актив катнаша. Аның башкарган иң зур эшләренең берсе – Ижау шәһәренең татар зиратын тәртипкә салу. Мөселманнарның мәңгелек йорты тирәсен таш коймалар белән тотып алу өчен йөргән юлларын, куйган көчен санап бетерерлек түгел. Нәтиҗәсе дә бар – зират тирәсе тотылган. Хәзер инде кабер өсләрендәге ауган зур агачларны кисеп, зират өчендә дә тәртип урнаштыру нияте белән йөри. Бу эшне дә мәчет әһелләре белән бергә башкарып чыгарга өметләнә.

Шиһабетдин ага Садыйков - дүрт китап авторы. Аларның иң беренчесе аеруча якын. Бу китап аңа иҗат итәргә дәрт, яшәргә көч биргән.

Шиһабетдин Садыйковны җитәкчеләр котлый
Шиһабетдин Садыйковны җитәкчеләр котлый
Беренче шигырьләрен ул 70 яшен тутырып килгәндә яза башлаган. Алар Удмуртиядә ТИҮ тырышлыгы белән барлыкка килгән “Яңарыш” газетасында басылган. Аннан соң “Сугыш елларым – гомер юлларым”, “Бәхетем юлдаш булгач”, “Яшьнәп яшисе килә” дип аталган шигырьләре һәм язмалары тупланган китаплары басылып чыкты. “Әлбәттә, бу китапларым дөнья күрмәс тә иде, әгәр янымда аңлаган, һәр эшемне хуплап торган тормыш иптәшем Вәсилә булмаса. Әгәр дә җирле басма “Яңарыш” редакциясе хезмәткәрләре булмаса. Мин аларга да бик рәхмәтле”, дип сөйләде Шиһабетдин Садыйков.

Шиһабетдин Садыйковны якыннары котлый
Шиһабетдин Садыйковны якыннары котлый
Шушы көннәрдә “Спартак” халык иҗаты йортында узган татар әдәбияты көннәрендә сугыш ветераны Шиһабетдин Садыйковны олы юбилее белән кайнар котладылар. Залдагы тамашачы да өлкән милләттәшебезне басып алкышлады. Юбиляр җитез генә сәхнәгә дә менде, әле кичәне алып баручылар белән тыпырдап биеп тә алды.

Сугыш ветеранын, җәмәгать эшлеклесен Ижау шәһәренең үзе яшәгән Ленин районы җитәкчеләре, шәһәр думасы депутатлары, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе, республика һәм район ветераннар оешмалары әгъзалары котлап, җылы сүзләрен җиткерде, истәлеккә бүләкләр тапшырды. Әтиләрен, бабаларын олы юбилее белән котлап, балалары, оныклары да иң изге теләкләрен җиткерде.

Шиһабетдин ага әле дә каләмен ташламый, иҗат итә. Олы юбилее уңаеннан да берничә шигырь язган.
XS
SM
MD
LG