Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Рус маршына килүчеләр тәре йөрешенә кушылды


Русия һәм БДБ илләрендә бүген Рус маршлары уза. Казанда әлеге чараны оештыручыларга шәһәр хакимияте аны үткәрүгә рөхсәт бирмәде. Шуңа да карамастан, алар Казан Кирмәне янындагы Беренче май мәйданында йөреш уздырырга тырышкан, ләкин хокук саклаучылар аларны туктаткан. Шуннан соң Рус маршында катнашучылар тәре йөрешенә кушылырга мәҗбүр булган.

Элегрәк Рус маршы быел тәре йөреше рәвешендә үтәргә мөмкинлеге әйтелгән иде. Ләкин рус милләтчеләре лидеры Михаил Щеглов Азатлык соравына Рус маршының тәре йөреше рәвешендә үтүен кире какты. Ул Рус маршының аннан соң үткәрү планлаштырылуын әйтте.
XS
SM
MD
LG