Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус маршы быел тәре йөреше рәвешендә үтәргә мөмкин


2012 елда үткән Рус йөреше
2012 елда үткән Рус йөреше

Казандагы рус оешмалары 4 ноябрь көнне Рус маршын үткәрү рөхсәт ителмәү сәбәпле, активистларны Казан Изге ана иконасы бәйрәменә багышланган тәре йөрешендә катнашырга чакыра.


Бу хакта” Вконтакте” челтерендә Рус йөрешенә багышланган махсус оештырылган төркемдә “Рус альянсы” оешмасы рәсми белдерү белән чыкты. “Катнашучыларның күплеге җирле хакимиятләргә русларның мәнфәгатьләре барлыгын күрсәтер”, диелгән анда.

Чарада сәяси шигарләр, белдерүләр тыелса да, Русия һәм Татарстан әләмнәре, дини символларны алып килергә рөхсәт ителә, дип хәбәр итә төркем җитәкчелеге. Йөреш Кирмәндәге Благовещен чиркәвеннән башланып китәргә тиеш. Рус милләтчеләре лидеры Михаил Щеглов Спас иконасы белән колонна башында торачак диелә. Рус маршын яклаучылардан аерым төркем оештырылачак икән.

“Вконтакте” төркемендә чарага киләм дип 300дән артык кеше белдергән, 500дән артык кеше кызыксыну күрсәткән.

Щеглов үзе Азатлык соравына Рус маршының тәре йөреше рәвешендә үтүен кире какты. Әмма шул ук вакытта тәре йөрешендә катнашачагын раслады. Аның сүзләренчә, Рус маршын аннан соң үткәрү планлаштырыла. Шул ук вакытта ул чараның тыелуы турында рәсми кәгазь барлыгын да таныды.

“Вконтакте”дагы Рус маршы төркемендә шәһәр хакимиятләренә ике атна саен бу чараны үткәрү турында мөрәҗәгатьләр кертеп торачакбыз дип хәбәр ителә.

Элегрәк мәгълүмат агентлыкларында Казан шәһәр башкарма комитеты рус маршын үткәрү турындагы икенче мөрәҗәгатьне кире какты дигән хәбәр таралган иде.

Вконтакте челтәрендә "Казанда рус маршы" дигән төркем битендә чараның мәгънәсе турында болай язылган: “Без рус кешеләренең башка халыклар тарафыннан кыертыстулына каршы чыгабыз, дәүләт төзүче рус халкы башка милләтләрне ашата, әмма аның мәнфәгатьләре хакында искә төшүрүче юк. Үз маршыбыз белән без рус халкының милли үзаңын күтәрергә тырышабыз. Без - бу җирнең чын хуҗалары, киләчәк безнеке булачак!”

"Рус йөрешенә 200ләп кеше килергә мөмкин"

Рус мәдәнияте җәмгыятенең рәистәше Александр Салагаев Азатлыкның шигарләр турындагы соравына, халыкларның бердәмлеге, бәйрәмгә кагылышлы чакырулар гына булачак, диде.

Рәсми рөхсәт ителгән очракта Рус маршы 4 ноябрь көнне Камал театрыннан Кабан күле ярындагы Каюм Насыйри урамы башыннан ахырына кадәр үтәргә тиеш иде. Ахырда җыен үткәреп алу планлаштырылды, диде Салагаев. "Чарага 80ләп кеше килер дип көтелгән иде", дип хәбәр итте ул.

Щеглов исә социал челтәрләрдән чакырулар булгач 200гә якын кеше килергә мөмкин диде.

Рус мәдәнияте җәмгыяте рәистәшләре Александр Салагаев һәм Михаил Щеглов
Рус мәдәнияте җәмгыяте рәистәшләре Александр Салагаев һәм Михаил Щеглов
Рус милләтчелеренең Рус маршы чарасы үткәрергә рөхсәт сорап язылган беренче мөрәҗәгате кире кагылган иде. Татарстандагы Рус мәдәнияте җәмгыяте рәистәше Александр Салагаев Азатлыкка әйткәнчә, Казан башкарма комитеты мөрәҗәгать язган активист административ җаваплылыкка тартылган булган дип аның үтенечен кире каккан.

Шулай ук бер мәгълүмат агентлыгы, мөрәҗәгатьтә ялгышлык киткән, ул шуңа кире кагылган, дип язып чыкты.

Элегрәк Рус милләтчеләре Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка рус маршын үткәрүне тыймау үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Президентның бу сорауга җавабы турында ишетелмәде.

Үткән елда Рус маршы шулай ук рөхсәт ителмәгән иде. Әмма активистлар барыбер урамга чыкты һәм төрле чыганакларга караганда 50дән алып 70кә кадәр кеше тоткарланды.

Белгәнегезчә, быел Хәтер көненә багышланган урам йөрешен гадәттәге маршрут белән шәһәр үзәгеннән Кремльгә кадәр арада үткәрү тыелды. Татар милләтчеләре урам йөрешен Иске татар бистәсендә генә үткәрә алды.

"Кычкырып йөргәнче, авылга кайтып эшләсеннәр!"

"Звезда Поволжья" газеты баш мөхәррире, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов Рус маршын алай ук зыянлы чара дип санамый.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Ул Азатлыкка "Татарстандагы рус мәхәлләсенең аерым мәнфәгатьләре бар. Әлбәттә рус карагруһ милләтчеләре дә бар. Әмма Казандагы маршны оештыручылар фашистик оешма түгел. Мин аларның чарасын тыймас идем. Татарстангы руслар йөреше башка төбәкләрдән аерыла. Минемчә, Мәскәүдәге хакимиятләр милли хәрәктләрне бастыру карарын кабул иткән. Татарныкын да, русныкын да. Алар милли проблемнар бик күп кешене җәлеп итәрлек мәсьәлә булганга күрә чамадан тыш саклану чараларын күрә. Үткән елда әлеге марш Казанда үтте. Алар тыныч кына урамнан үткәннәр иде. Бернинди чакырулар булмады. 70ләп кеше тоткарланды", диде.

Шул ук вакытта Әхмәтов рус милләтчләре ватанпарвәр булырга телиләр икән, әнә авылга кайтып рус авылын күтәрсеннәр ди. "Күптән түгел режиссер Никита Михалковның рус авылларының коточкыч дәрәҗәдә җимерелеп, юкка чыгуы турында фильмы чыкты. Йөзләрчә километр үлгән авыллар. Авызны ябып, нацилар кебек кулны күтәреп кычкырып йөргәнче, рус милләтчеләренә реаль эш белән шөгыльләнергә кирәк. Минемчә бик күп кешенең империячел пропаганда белән башы әйләндерелгән", диде Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG