Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татар мәдәният үзәге 25 еллыгын билгеләде


"Чәйгә рәхим итегез!" ди татар кызлары
"Чәйгә рәхим итегез!" ди татар кызлары

25 октябрьдә Тубыл шәһәрендә себер татар мәдәният үзәгенең 25 еллыгы бәйрәм ителде.

Тубыл шәһәрендәге себер татар мәдәният үзәге иң элек ныклап төзекләндерелде, җиһазларын баетты, аннары оешмада эшләгән ветераннар белән матур кичә үткәрелде, соңыннан юбилейга багышланган тантаналы чарага монда яратып йөргән тамашачы чакырылды.

Үзәкне булдыруда күп эш башкарган хезмәттәшләре өчен җитәкче Сафиулла Ильясов эчтәлекле экскурсия оештырды. Килгән кунакларга 25 ел дәверендә саклап килгән үзәкнең тарихы, үсеше, үзгәрешләре турында сөйләде. Нигездә торучыларның һәммәсен искә алып, аларга рәхмәтләрен җиткерде. Җирле рәссам, күп еллар мәдәният үзәгендә хезмәт иткән Әминованың күргәзмәсе һәркемне җәлеп итте.

Сафиулла Ильясов мәртәбәле кунаклар белән
Сафиулла Ильясов мәртәбәле кунаклар белән
Очрашуда Роза Яхина, Равилә Кутумова, Зәйтүнә Тычинских һәм башкалар бар иде. Заманча җиһазланган тарих һәм этнография кабинетында меңләгән экспонатлар, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Якуб Зәнкиев бүлеге урнашкан. Экскурсиядән соң кунакларны чәй табынына чакырдылар. Шәһәрдә һәм районда беренче татар концертларын оештыручылардан Тәскирә Авнякова, Вәлиулла Нәгыйпов, Вил Халиков күп еллар моннан элек Арангуловлар гаиләсе белән эшләгән еллар турында сөйләделәр.

Очрашуда
Очрашуда
Мәгариф бүлеген яңадан торгызу турында тәкъдимнәр дә яңгырады. Сафиулла Ильясов: “Элек безнең штатта 130 кеше эшләсә, хәзер 18 генә. Оптимизация, кыскартулар безне дә читләтеп үтмәде. Әйтергә кирәк, бүген татар теле, әдәбияты түгәрәкләрен без шәһәрнең дүртенче мәктәбендә һәм мәдәният үзәгендә оештырдык. Кыскартулар булcа да, бу эш тукталмады. Яңа елдан татар телендә чыгып килгән тапшыруларыбыз “Себер иле”, “Себер дәрьясы”да эшләп китәчәк”, дип сөйләде.

Кунакларга Айгөл Мәүлекәева, Хәсән Хучашев, Изил Кәримов, "Яшьлеккә сәяхәт" ансамбле башкаруында җырлар яңгырады.

Үзәкнең беренче җитәкчесе Әнәс Гаитовны тәбрикләү
Үзәкнең беренче җитәкчесе Әнәс Гаитовны тәбрикләү
Себер татар мәдәният үзәген 25 еллык юбилее белән өлкә, шәһәр хакимияте вәкилләре котладылар. Депутатларның күплеге дә игътибарга лаек иде. Тубыл драма театры актеры Грязнов әзерләгән сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим ителде. Анда татар халкының тормышы, тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәт, йолалары турында сөйләделәр. Тырыш хезмәткәрләргә Тубыл шәһәр Думасы, өлкә милләтләр комитеты исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Музейда
Музейда
Директор себер татар мәдәният үзәгенең юбилейны нинди уңышлар һәм планнар белән каршы алуы, үзәк хезмәткәрләренең эше җиңел түгеллеге, чаралар бихисап һәм төрле эчтәлектә булганы турында сөйләде. Хөрмәтле кунакларыбызны зур булмаган коллектив белән таныштырды.

Бу көнне мәдәният үзәге каршында куелган милли чатыр эчендә татар халкының йорт җиһазларын күрергә, милли ризыклар белән сыйланырга мөмкинлек тә булды. "Тубылда татар мәдәнияте, музей, татар телендә чыгып килгән радио-теле тапшыруларның барлыгы, үсеше, халыкка кирәклеге, милли бәйрәмебез Сабантуй, Әмәл-Нәүрүзләребез, дини бәйрәмнәребез Корбан, Рамазаннарны югары дәрәҗәдә үткәрүләребез - 25 ел эчендә ирешкән уңышларның әһәмиятлесе", дип сөйләде Алинә Өметбаева.

Үзәктә эшләгән еллар әле дә истә
Үзәктә эшләгән еллар әле дә истә
25 ел элек илдә беренче булып ачылган себер татар мәдәният үзәгендә бүгенге көндә халыкара бәйге лауреаты “Зәгъфран” вокал ансамбле, “Сүзге” бию коллективы, “Себер нурлары” хор төркеме, “Ләйсән” балалар төркеме, “Мирас” театр, “Тылсымлы балчык” декоратив-кулланма сәнгать студияләре, “Нур” татар теле һәм әдәбияты түгәрәге, “Бердәмлек” милли мәдәниятләр клубы эшли. 2003 елдан бирле Татарстан республикасы ярдәме белән шәһәрдә ел саен Сабантуй үтә, 2005 елдан “Себер татарлары көнкүрешенә сәяхәт” програмы шәһәр туризмы програмына кертелгән. Татар халкын саклауда үзәкнең роле зур, эшчәнлеге тагын да баетылып, киңрәк юнәлештә башкарылса – тагын да уңышлырак булыр иде. Себердә татар халкы күп яшәгән шәһәрдә шундый күркәм чаралар рус телендә генә түгел, ә ике телдә алып барылыр иде.
XS
SM
MD
LG