Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли оешмалар Татарстан конституциясе көнен бәйрәм итте


Милли оешмалар Татарстан контституциясе көнен бәйрәмен итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:28 0:00

Татарстан конституциясе көне уңаеннан ТИҮ һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге Казанда митинг-концерт оештырды.

Бауман урамында узган чара Татарстан гимны һәм Коръән сүрәләре белән башланып китте. 6 ноябрьдә узган чараны "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин алып барды.

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев үз чыгышын җыр белән башлап җибәрде һәм җыр белән тәмамлады.

"Бүгенге көндә Татарстан республикасы һәм аның президентының саклануы Русия дәүләтенең ныклыгына гына илтәчәк", дип белдерде ул.

Журналист Искәндәр Сираҗи исә үз чыгышында, Татарстан Конституциясе бәйрәменең республика җитәкчеләре тарафыннан игътибарсыз калдырылуын әйтеп үтте.

"Бүген Татарстан өчен зур бәйрәм. Кайда безнең Татарстанның дәүләт бүләге алган җырчыларыбыз? Кайда безнең Салаватыбыз, Роберт Миңнуллиннарыбыз? Безнең милли бәйрәмебез дәүләт күләмендә уздырылырга һәм дәүләт җитәкчеләребезнең чыгышлары белән барырга тиеш иде. Әмма без, барыбер, бу бәйрәмне үзебезчә бәйрәм итәбез. Беркөнне миннән бер карагруһчы ни өчен милли хәрәкәт бүгенге көнгә кадәр яши? Аны нәрсәгә дип асрыйсыз, мәйданга берничә кеше чыгып кычкырышалар да кереп китәләр, нәрсәгә кирәк ул, дип сорады. Мин исә аның соравын без әлегә ялкын, ут булмыйча, пыскып торган күмер генә булып күренсәк тә без кайчан да булса бер кабынып китәрбез, дип җавапладым", дип белдерде.

Митинг татарча җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Чарада чыгыш ясаучылар татарның дәүләтчелеге, милли хәрәкәт турында, Татарстан конституциясенең ничек итеп кабул ителүе турында сөйләде, шагыйрьләр милли эчтәлекле шигырьләрен яңгыратты. Шунда ук "Азатлык" татар яшьләре берлегенең "Азатлык буыны" газеты да тәкъдим ителде.

Митингта йөзләп кеше катнашты. Ахырга таба урыс милләтчеләре килеп митингта тәртипсезлек чыгарырга тырышса да, тәртип сакчылары моңа ирек бирмәде.

Ике сәгать барган митинг-концерт "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG