Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филиппинда көчле давылдан 1200ләп кеше һәлак булды


Филиппин ярларына килеп бәрелгән тайфун
Филиппин ярларына килеп бәрелгән тайфун
Филиппинда "Хайян" дип исемләнгән көчле тайфуннан һәлак булганнар саны 1200-гә җиткән. Филиппиндагы Кызыл хач оешмасы белдерүенчә, Таклобан шәһәрендә бер меңләп кеше һәлак булган. Яр буенда урнашкан әлеге шәһәр урамнарындагы суда бик күп мәетләр булуы хәбәр ителә. Филинның Самар виләятендә дә 200ләп кеше һәлак булган.

8 ноябрьдә Филиппин ярларына килеп бәрелгән тайфун цунамидан башланды, дулкын биеклеге алты метрга җитте.

Иң зур зыян күргән төбәкләрдә барлыгы 12 миллионлап кеше яши.

Метеорологлар фаразлавынча, иртәгә бу тайфун Вьетнамга барып җитәчәк. Анда инде киңкүләм эвакуция эше бара.
XS
SM
MD
LG