Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президент атамасыннан баш тарту эшен башлый


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов: "Мәскәү Кремле таләп итә икән -- буйсыначакбыз"
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов: "Мәскәү Кремле таләп итә икән -- буйсыначакбыз"

Башкортстаннның Конституция мәхкәмәсе Дәүләт Җыелышы-Корылтай тикшерүенә республика президенты атамасын үзгәртүгә бәйле канун өлгесен тәкъдим итте. Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай президиумының 12 ноябрьдә узган утырышында республиканың төп канунына төбәк җитәкчесе вазифасының аталышына үзгәрешләр кертүгә мөнәсәбәтле маддәләргә һәм бүлекләргә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды.

Мәгълүм ки, 2010 елда "Русия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең кануннар чыгару (вәкаләтлелек) һәм башкарма хакимият органнары корылышының төп принциплары турында" федераль канунга үзгәрешләр кертелгән иде. Аңа ярашлы, Русия субъектының иң югары җитәкчесе (Русия субъекты дәүләт хакимиятенең иң югары башкарма органы җитәкчесе) вазифасы атамасы Русия субъекты Конституциясе нигезендә шушы субъектның тарихи, милли һәм башка традицияләрен исәпкә алып билгеләнә. Шул ук вакытта төбәкнең югары җитәкчесе атамасы ил башлыгы - Русия Федерациясе президенты төшенчәсен кабатламаска тиеш. Ягъни Русиянең теге яки бу субъекты җитәкчесе "президент" атамасын йөртә алмый.

Әлеге таләп 2015 елның 1 гыйнварына кадәр үтәлергә тиеш. Димәк, шул вакытка кадәр барлык республикаларның Төп кануннарына һәм низамнамәләренә үзгәрешләр кертелүе шарт.

​Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, бу мәсьәлә белән республиканың Конституция мәхкәмәсе Дәүләт җыелышы–Корылтайга мөрәҗәгать иткән.

"Башкортстан республикасы Конституциясенең 24 маддәсе нигезендә Конституциянең беренче бүлегендәге беренче һәм унберенче кисәкләренә тәкъдим ителгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр бары тик 50 мең сайлаучы тарафыннан хупланганнан соң гына кертелә ала", диде Толкачев һәм бу канун үзгәрешен хуплаучы имзаларны 13 ноябрьдә җыя башлау карарын игълан итте.

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:23:26 0:00
йөкләү

Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов журналистларга белдерүенчә, Башкортстан Конституция мәхкәмәсе президентлык атамаларын үзгәртүгә бәйле федераль канунны исәпкә алып, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайга бу хакта тәкъдим кертте. Рөстәм Хәмитов сүзләренчә, әлегә Башкортстан җитәкчесенең ничек аталачагы турында тәгаен бер фикергә киленмәгән, төрле киңәшләр әйтелә. Мисал өчен, "ил башы", "хаким", "азамат", "республика башлыгы" кебек атамалар тәкъдим ителә. “Республика башлыгы атамасын үзгәртү тәкъдиме сенсация түгел”, диде Рөстәм Хәмитов.
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:04 0:00
йөкләү

Билгеле ки, бүгенге көндә Русиядә ике генә республикада – Татарстан белән Башкортстанда гына төбәк җитәкчеләре президент атамасын саклап калды. Әлеге президент төшенчәсен үзгәртү кирәклеге турында федераль канун дөнья күргәч тә, Рөстәм Хәмитов “Мәскәү Кремле таләп итә икән, Башкортстанда шуңа буйсыначакбыз” дигән фикерен яңгыраткан иде. Хәзер республика башлыгы атамасын үзгәртү кануны үзгәрешләр кертү өчен 13 ноябрьдән Башкортстанда имзалар җыю башлана.

Башкортстан президенты матбугат сүзчесе Артем Вәлиев "Азатлык" хәбәрчесе белән әңгәмәдә имзалар җыю башлануын раслады. "Имзалар җыю башлана. Әмма әле бу мәсьәлә парламентның пленар утырышына быел кертелмәскә дә мөмкин, – ди Артем Вәлиев. – Хәтта Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары бу хакта канунга үзгәрешләр кертсә дә, президент атамасы республикада 2015 елның 1 гыйнварына кадәр калдырылачак әле. Аннан соң, әлбәттә, башка атама гамәлгә керәчәк".

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков
"Башкортстан Конституция мәхкәмәсенең һәм парламентның вакытыннан алда республика җитәкчесе атамасын үзгәртүдә ашыгычлык, алдынгылык күрсәтүе, бу мәсьәләдә Татарстанны четерекле хәлгә куя. Аны ялгыз калдыра", дип исәпли Уфадагы танылган сәясәт белгече Илдар Габдрафыйков. Шул ук вакытта ул федераль үзәкнең президент атамаларын бетерүендә фаҗига күрмәскә кирәк, ди. "Иң мөһиме - төбәк башлыгының ничек аталуы түгел, ә аның ничек нәтиҗәле җитәкчелек итүе. Русия җитәкчеләре исә үз максатларын күз уңында тота – алар урыс милләтчелеген киметеп булмасмы дигән уйдан да чыгып эшли", ди Илдар Габдрафыйков.

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты да сишәмбе көнне бу мәсьәләгә багышлап утырыш уздырды. Утырышта республика канунының федераль канунга буйсынырга тиешлеге әйтелде. Башкарма комитетның рәис урынбасары Вәлиәхмәт Бәдретдинов Азатлыкка боларны сөйләде:

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:06:48 0:00
йөкләү

"Вакытында шушы мәсьәләдә федераль канун кабул ителде, аңа ярашлы милли республикаларда президент атамасы 2015 елның 1 гыйнварына кадәр алмаштырылырга тиеш, диелде. Күп кенә республикалар, мисал өчен Чечня, үзләрендәге президент атамаларын алыштырып та куйдылар. Татарстан белән Башкортстан әлегә алыштыру турында сүз кузгатканы юк иде. Башкортстанда менә шушы мәсьәлә канун чыгару өлкәсенә барып җитте.

Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Тәнкыйть күзлегеннән караганда, президент атамасын юкка чыгару дөрес түгел, аның юридик нигезләре бик чамалы. Анда "илдә бер генә президент" диелгән, ләкин безнең илдә президент дип аталган кешеләр берничә дистә меңдер. Икенче яктан, сүз атамада гына түгел. Республиканың статусы, атрибутлары, дәүләтчелек сыйфатлары булырга тиеш. Президент атамасы безнең Конституциядә язылган. Аны алмаштыру, алып ташлау өчен Конституциягә үзгәрешләр кертергә кирәк. Бер яктан бернинди дә хәтәр, хәвеф юк сыман. Берничә ел элек мин Русия кануннары милли республикаларга үзләренең тарихи җирләрендә мәдәни милли үзенчәлекләренә ярашлы яңа атама кабул итер дип әйткән идем инде. Әгәр безне президент атамасын алып ташларга мәҗбүр итәләр икән, аны эшләргә туры киләчәк. Русиядә яшибез, Русия кануннары республика кануннарыннан югарырак. Мин ул вакытта ук, әйдәгез, үзебезнең традицияләребез, тарихыбыга ярашлы итеп "хаким" дип атыйк, дигән идем. "Хаким" ул матур сүз, халыкара сүз. Казакъстан, Үзбәкстанда бар ул сүз. Хаким ул - хөкемдар, идарәче, хуҗа дигән мәгънәдә. "Башкортстан республикасы хакиме" дип аталырга тиеш, тәрҗемәсез генә. Русча "Хаким Республики Башкортостан" була. Минем фикерем шул".

Эдвард Мурзин
Эдвард Мурзин
Хокук яклаучы һәм политолог Эдвард Мурзин Азатлыкка болай диде: "Бер караганда, ничек дип аталса да, мондагы гади кешеләргә барыбер, алар ул турыда кайгыртмыйлар. Ә башкорт элитасына бу ярамас, дип уйлыйм. Бәлки алар демонстрациягә дә чыгарлар. Мин моны демократияне кысу, дип исәплим. Ничек атау мәсьәләсе – республиканың үз эше. Аны Мәскәү кушарга тиеш түгел. Ә бу Мәскәү кушуы белән эшләнә. Моны үзгәрткәч "Башкортстан республикасы башлыгы” дип атыйбызмы? Башлык ул бүрек кебек яңгырамыймы? Татарча, башкортча аның ничегрәк яңгыраячагын аңлап җиткермим."

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:23:26 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG