Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кафил Әмиров “Связьинвестнефтехим” холдингында эшләячәк


Татарстанның элекке прокуроры Кафил Әмиров республиканың иң эре ширкәтләренең берсе булган "Связьинвестнефтехим" директорлар шурасы рәисе киңәшчесе итеп билгеләнгән, дип хәбәр итә "Вечерняя Казань". Шураның рәисе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов.

“Связьинвестнефтехим” – Татарстан республикасына караган холдинг, анда дәүләт өлеше булган иң керемле ширкәтләрнең акцияләре тупланган.

2012 елда холдинг табышы 65.6 миллиард сум булган.

Прокуратурада 40 ел эшләгәннән соң Кафил Әмиров сентябрь аенда пенсиягә китте.
XS
SM
MD
LG