Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердәге Ямбай мәктәбе юбилеен үткәрде


Ямбай мәктәбе
Ямбай мәктәбе

Төмән өлкәсе мәгарифендә лаеклы урын алып торган Ямбай урта мәктәбенең хәзерге бинасына 45 ел, мәдрәсә-мәктәпнең мәгариф халык комиссариаты карамагында эшли башлавына 95 ел тулу хөрмәтенә матур чара әзерләнгән.

Ямбайда беренче мәгърифәт учагы 1841 елда ук ачыла. “Дүрт бохаралы байның акчасына эшләп киткән Габделниязов җитәкчелегендәге мәдрәсә 1871 елда Нигъмәтулла, Хәбибулла һәм Рәхмәтулла Кармышаковлар карамагына күчә. Заманының алдынгы карашлы, белемле һәм замандашларының күренекле вәкиле булып җитешкән Мәүлекәй Юмачиков укытучылык эшен башкара, ул гарәп, фарсы, татар, казакъ телләрен яхшы белгән. Аерым фәннәр буенча лекцияләр, дәресләр үткәрү өчен мәдрәсәгә Уфа, Оренбур, Бохарадан, хәтта Истанбулдан югары белемле укытучылар чакырыла. Аны тәмамлаучы укытучы мөгаллимнәр татар авылларында әле революциядән соң да мәктәп-мәдрәсәләрдә балаларга белем бирәләр. Мәдрәсәдә Коръән укытудан тыш, шәкертләр математика, география, фәлсәфә кебек фәннәрне дә өйрәнеп чыгалар.

Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Рәсүл Тимербаев (с) хезмәттәшләре белән
Озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Рәсүл Тимербаев (с) хезмәттәшләре белән
Мәдрәсә каршындагы зур китапханәдә гарәп һәм фарсы телләрендә 2200 фәнни китап, изгеләр турында язылган уникаль кулъязмалар сакланган. ХХ йөз башларында Ямбай мәдрәсәсе Көнбатыш Себердә атаклы, күренекле, данлыклы уку йортларыннан берсе булып санала”, дип яза Люция Хәбибуллина “Себердә татар мәгарифе (ХХ гасыр)” китабында.

Менә шул бинада аннары яңа план белән белем бирүче политехник мәктәп ачыла, ди автор. Тирә-яктагы татар авылларыннан монда килеп укыйлар. Аннары ул җидееллык (1928 ел), урта мәктәп (1952 ел) статусын ала. Дәрәҗәле исемен югалтмый, өлкә мәктәпләренең база мәктәбенә әйләнә.

Менә алар - юбилярлар
Менә алар - юбилярлар
- Төмән районында төпле белем бирүче зыялы укытучылары, зур дәрәҗәләр, хөрмәт яулаган, Ватан сугышы һәм Русия герое исемнәренә лаек булган укучылары белән дан тоткан Ямбай мәктәбенең кичәге укучылары юбилейларга багышланган чара үтәсе көнне мәдәният йортына җыелдылар. Алар өчен биредә балаларның спорт өлкәсендә ирешкән уңышларын, сәләт-осталыкларын дәлилләгән төрле мактау кәгазьләре, билге-медальләр, кубоклар, кул эшләре, рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган иде.

Мәктәп кул эшләре осталары арасында да сынатмый
Мәктәп кул эшләре осталары арасында да сынатмый
Чара башланганчы кунаклар сыйныфташлары белән күрешеп, хәтер яңарттылар. Бәйрәмчә бизәлгән залда район, авыл хакимияте вәкилләре һәркемне шатлыклы көн белән тантаналы рәвештә котладылар, алдынгыларны мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр. Укытучы таныклыгы алганнан соң туган мәктәбенә кайтып, яшь буынга ныклы белем бирүче мәктәп директоры Альбина Тимшанова декабрь аенда милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты матди ярдәме, район милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән музей хезмәткәре Галия Багизова башкарган Ямбай мәктәбе тарихына багышланган китапның дөнья күрәчәген хәбәр итте. Кичәгә мәктәп укучылары һәм Талымхан мәктәбе укытучысы Илнара Рамазанова җитәкчелегендәге җыр-бию ансамбльләренең матур чыгышлары ямь, онытылмаслык мизгелләр өстәделәр. Аннары халык бәйрәм фейерверкы карарга урамга чыкты, дип сөйләде бәйрәм турында Рәүфә Кангазина.

Ямбай мәктәбе укучылары быел Черногория шәһәрендә үткән “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесендә 4нче урын алып кайттылар.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр остазлары Наталья Хуҗиәхмәдова белән котлаулар кабул итәләр
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр остазлары Наталья Хуҗиәхмәдова белән котлаулар кабул итәләр
XS
SM
MD
LG