Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роза Сабитова милли гаилә корырга чакыра


Русия һәм БДБ илләрендә танылган димче Роза Сабитова
Русия һәм БДБ илләрендә танылган димче Роза Сабитова

Казанга килгән танылган димче Роза Сабитова Мәскәү йолдызларын уздырып, татарлыгын искә төшереп кенә калмыйча, милли гаилә төзергә чакырып китте

Русия генә түгел, БДБ һәм Көнбатыш илләрдә дә күрсәтүче Беренче канал аша танылган димче Роза Сабитова бу көннәрдә Казанда булып, җирле матбугат хәбәрчеләре белән әңгәмәләр корып китте.

Анда ул балаларына пар эзләгәндә милләттәшен табарга тырышачагын әйтә һәм бар яшьләргә дә милли гаилә корырга киңәш итә.

Роза Сабитова әңгәмәләрдә үзенең татарлыгын күрсәтергә тырыша. Мәсәлән, ул татар булуы белән горурлануын белдергән, татарча оныта баруын сиздерсә дә, татар җырларын, татар теленең яңгырашын бик яратуын әйткән.

Танылган димче Роза Сабитова сөйләшүдә үзенең нәсел тамырлары Норлат янындагы Кичкәлнә авылына барып тоташуын да әйтеп китергә онытмый. “Әбием үлгәннән соң андагы туганнар белән элемтәбез югалды шул”, ди ул.

Шулай ук танылган димче ханым Казанда төрле чараларга чакырылуы һәм Мәскәүдәге татар милли чараларда актив катнашуын сөйләгән. Әмма анда ул җан тарткан өчен генә түгел, яшьләрне димләү максатыннан да килүен яшермәгән.

Димче балаларына татар парын эзли

Аның фикеренчә, татарларга үз милләт кешеләре белән генә гаилә корырга кирәк. Рус телле газет хәбәрчесе аннан “Ни өчен бу шул хәтле мөһим соң?” дип төпченә. Ул: “Тәрбия һәм милли традицияләргә парның карашлары охшаш булган саен, гаилә өчен әйбәтрәк”, дип аңлатырга тырышкан.

Роза Сабитова төшкән нәфис фильмнан бер күренеш
Роза Сабитова төшкән нәфис фильмнан бер күренеш
Хәбәрче: “Ә балаларыгыз башка милләт кешесе белән өйләнешергә уйласа, ни эшләрсез?" дип сораштыра. (Димченең үзенең Денис һәм Ксения исемле ике зур баласы бар).

Сабитова: “Мин моны булдырмаска тырышырмын, әмма ачыктан-ачык каршы да чыкмаячакмын”, дип җавап кайтара. Аның сөйләвенә караганда, татар егетләрен-кызларын кавыштырыр өчен ике якның ата-аналары тырышырга тиеш. Төрле хәйлә корып аларны очраштырырга, басым ясамыйча гына димләргә кирәк, дип сөйләгән ул.

Роза агентлыгы Казанда эшли алмаган

Шул ук вакытта танылган димче Роза Сабитова Казанда никахлар кору, пар эзләү өлкәсендә милли проблемаларга юлыгып, аларны җиңә алмавын да белдерә. Үзенең әйтүенә караганда, ул Казанда ачып җибәргән гаилә кору агентлыгын ябырга мәҗбүр булган, чөнки димче Татарстандагы бик күп милли үзенчәлекләр һәм каршылыкларны Мәскәүдән торып хәл итә алмаган.

Әмма Казанда кемгәдер кәләш, кемгәдер кияү табып бирү эшеннән ул бөтенләй өмметен өзми. “Бер 10-15 елдан, пенсиягә чыккач, Казанда йорт сатып алырмын да, монда димче булып эшләрмен”, дип сөйләгән ул хәбәрчеләргә. Ә әлегә ул Мәскүдә актив эшләргә җыена.

Сабитова үзе татарга чыкмаган

Роза Сабитова миллионлы аудиториягә оста димче буларак танылса да, үзенә пар таба алмаган. Беренче ире вафатыннан соң ул озак кияүгә чыкмаган. Беренче каналда “Әйдә өйләнешик” (“Давай поженимся”) тамашасын алып бара башлагач ул анда бер ир-ат белән танышып, аның белән гаилә корып җибәрә. Әмма күпмедер вакыттан соң бу гаилә таркала. Сабитова үзе милли гаилә корырга чакырса да, беренче һәм икенче тапкыр да кияүгә чыкканда башка милләт кешесен сайлаган.

Интернет хәбәрләренә караганда Роза Сабитова күп өлкәләрдә уңышка ирешкән шәхес. Ире вафатыннан соң югалып калмаган, димче булып киткән. Үзенең гаилә кору агентлыгын уңышлы алып бара, ул ике дистәгә якын китап авторы, гаилә кору нечкәлекләренә кагылышлы семинарлар үткәрә, шул ук вакытта Беренче федераль каналда бик популяр тапшыруның алып баручысы булып эшли, кызыклы шәхес буларак башка каналларда ток-шоуларда катнаша, нәфис фильмнарда, рекламда төшә.
XS
SM
MD
LG