Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Кариев театры ике бина арасында


Казанның Кариев театры ике бина арасында
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:10 0:00

Казанның Кариев театры ике бина арасында

Татарстанның яшь тамашачы театры бина мәсьәләсендә һаман да билгесезлектә. Театрның Гладилов урамындагы бинасы "Йолдызлык-Созвездие" оешмасына бирелгән. Театрга тапшырылган Офицерлар йортын исә хәрбиләр бушатмый.

Театр бу көннәрдә Казанның Киров районындагы 113 еллык тарихи Алафузов йортында көн күрә. Бина тыштан мәһабәт һәм нык кебек күренсә дә, эченә кергәч урамдагы фикерләр үзгәрә. Диварларының кайбер өлешләре гөмбәчекләр белән капланган, түшәмендә урыны-урыны белән купкан урыннар күзгә ташлана. Моннан берничә ел элек әлеге урыннардан яңгыр суы үтә торган булган. Хәзер исә түбәсе төзекләндерелгәч, бу бәладән котылганнар. Бу бинаның тагын да зурырак проблемы бар, аның нигезе таушалган. Көннәрдән беркөнне аскы каттагы идәннәр җимерелеп төшәргә мөмкин.

Мансур Ярмиев
Мансур Ярмиев
Шундый авыр хәлдәге бинада яшәргә тырышкан Кариев театры, бер караганда, бу бинада йортчы кебек кенә күренә. Чөнки бу бинаны Татарстан хөкүмәте "Йолдызлык-Созвездие" оешмасына тапшырган. Ә театрга Казан үзәгендәге Офицерлар йортын биргән. Әмма театр анда да күченә алмый. Беренчедән, Офицерлар йорты бинасыннан хәрбиләр үз әйберләрен чыгармаган. Хәрбиләр бу бинаны бушаткан очракта, Офицерлар йортына зур ремонт ясалмый торып, Кариев театры анда күченә алмый. Шуңа күрә вакытлыча Алафузов йортында калырга мәҗбүр алар.

Театр директоры Мансур Ярмиев сүзләренчә, коллектив хәзерге вакытта булганына шөкер итергә тырыша.

"Бу бинага да бик зур ремонт кирәк. Бинаның хуҗасына килгәндә дә аңлашылмаучанлык бар. Бина "Йолдызлык-Созвездие"неке, ә эчендә без утырабыз. Бинаның кечкенә генә кадагыннан алып лампочкасына кадәр дә без җаваплы. Шулай ук Офицерлар йортына да без җаваплы. Хәрбиләр һаман да бинаны бушатып аны безгә тапшырмый. Бушатсалар да без анда күченә алмыйбыз. Чөнки аның эчен ремонтламыйча спектакль куярлык түгел.

Безне әлегә Алафузов йортыннан куучы юк. Шушында яшәп иҗат итәргә тырышабыз. Әмма шул ук вакытта Офицерлар йорты төзекләндерелгәнчегә кадәр иҗат итү өчен башка вариантларны да тикшерәбез. Бу вариантлар тормышка ашмыйча алдан сөйләү кирәкмәстер", дип белдерде ул.

Театрның баш режиссеры Ринат Әюпов та театрның 26 елдан бирле бөтен шартлары булган үз бинасына ныклап урнаша алмавы турында әйтте.

Ринат Әюпов
Ринат Әюпов
"Офицерлар йортына ремонт ясый башласалар бу эш кимендә 5-6 елны алыр кебек. Әмма бу вакыт эчендә театрның репертуары "үләргә" мөмкин. Чөнки артист ул тере һөнәр. Аның бүгенге талантын бүгенге яшьләр, бүгенге тамашачы күрергә тиеш. Ә иртәгә инде артист олыгая, үзгәрә. Ягъни артистның эмоциональ хәленең көче дә бетәргә мөмкин", дип белдерде баш режиссер.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова декабрь башында Офицерлар йорты мәсьәләсендә боз кузгалыр дип өметләнә. Аның сүзләренчә, яшь тамашачы театры репертуарын югалтмас, алар эшсез тормый, гастрольлләргә йөри.

"Офицерлар йортының элекке хуҗалары аннан китүгә үк, төзекләндерү өчен проект эзерләү эшенә керешәчәкбез. Бүгенгә аларның бу бинаны безгә тапшыру фәрманы әзер түгел. Офицерлар йортындагы моңа кадәр эшләп килгән оешманы юк итү эшләре 1 декабрьгә төгәлләнергә тиеш. Бу хакта документ бар. Аннан соң инде алар бинаны тапшыру турында фәрман чыгара. Мин үзем алар 1 декабрьгә эшләрен төгәлләрме, әллә юкмы, әйтә алмыйм.

2014 елга без Кариев театрына гастрольләргә йөрергә акча бүлдек. Үзләренең сәхнәләре булмаса да районнарда чыгыш ясаячаклар", диде Әюпова Азатлыкка.

Соңгы вакытта кариевларның "Әкият" курчак театрына өйдәш булып керергә теләкләре бар дигән хәбәрләр булган иде. Әюпова сүзләренчә, бу сорау министрлыкта күтәрелмәгән.

Белешмә:

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта мәгариф министрлыгы каршында татар театр-студиясе буларак оештырыла. Аңа нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин (1941-2006) була. Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең "Намус хөкеме" спектакле, 1988 елның 25 февралендә куела.

Кариев театрының Гладилов урамындагы бинада декорацияләр һәм кирәк яраклар куелган бүлмәсе
Кариев театрының Гладилов урамындагы бинада декорацияләр һәм кирәк яраклар куелган бүлмәсе
1991 елда студия “дәүләт” статусы ала һәм аңа "Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры" дигән исем бирелә. Әмма аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмый. Шул сәбәпле спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният йортларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә.

1996 елда Татарстан президенты карары буенча театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган "Эшчеләр театры" бинасы бирелә.

2002 елның азагында театр спектакльләрен үз сәхнәсендә күрсәтә башлый. Татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә бирелә.
XS
SM
MD
LG