Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа "Өч мушкетер" фильмында д'Артаньян ролен татар егете башкара


Арамис (Павел Баршак), д'Артаньян (Ринал Мөхәммәтов) һәм Портос (Алексей Макаров)
Арамис (Павел Баршак), д'Артаньян (Ринал Мөхәммәтов) һәм Портос (Алексей Макаров)

14 ноябрь Русия экраннарында француз язучысы Александр Дюма әсәре буенча төшерелгән "Өч мушкетер" фильмы күрсәтелә башлады. Анда төп рольне татар егете Ринал Мөхәммәтов башкара.

"Өч мушкетер" моңа кадәр Русиядә төшерелгән иде инде. Дюма әсәре 1978 елда танылган режиссер Георгий Юнгвальд-Хилькевич тарафыннан тәкъдим ителде. Актер Михаил Боярский нәкъ шул фильмда төп рольне башкаргач популярлашып китте. Шул язмыш Мөхәммәтовны да көтә дигән өмет бар.

​Ринал Мөхәммәтов 1989 елның 21 августында Татарстанның Алексеевски районында туган. Яшь чакта бию, җыр һәм барабаннарда уйнау белән шөгыльләнә. Мәктәпне тәмамлагач Казан театр училищесына китә. Анда ике ел укыгач Мәскәүнең МХАТ мәктәбенә Кирилл Серебренников курсына керүгә ирешә. Бүгенге көндә "Гоголь-центр" театрында эшли.

Яңа "Өч мушкетер" фильмын Сергей Жигунов экранлаштырган. Ни өчен д'Артаньян роленә нәкъ менә Мөхәммәтовны сайладыгыз дигән сорауга ул болай дип җавап бирә:

Ринал Мөхәммәтов д'Артаньян ролендә
Ринал Мөхәммәтов д'Артаньян ролендә
"Аны сайлап хата ясамаганмын дип өметләнәм. Ул әлегә кинода бик күп төшмәгән. "Өч мушкетер" белән берүк вакытта аны Никита Михалков та үз фильмына чакырган, әмма Риналның театр җитәкчесе анда җибәрмәскә карар иткән. Ринал үзе каядыр Казан тирәсендәге авылда туып-үскән. Кечкенәдән үк сөйләшкәндә тотлыга. Әмма сәхнәдә һәм кинода бу кимчелек бөтенләй юкка чыга. Аңа 12 яшь булганда әтисе бакыйлыкка күчә. Шуннан соң Ринал ике ел дәвамында беркем белән дә сөйләшмәгән. Сөйләм дефекты булганга күрә, цирк артисты булырга теләп, театр училищесының махсус бүлегенә укырга керә. Егет барлык трюкларны үзе башкара. Искиткеч сәләтле. Җырлый да, бии дә. Сөйкемлелек ташып тора. Кызлар хушларын югалтачак, күрерсез әле", ди Жигунов.

Сөйләшкәндә Риналның тотлыгуы билгеле. Әмма актер булырга теләгән егет куркып калмый һәм Мәскәүгә юл ала. Анда популяр режиссер Кирилл Серебренников курсына эләгә. Ринал үзе әйтүенчә, Серебренников аның тотлыгуына карап тормаган.

Ринал Мөхәммәтов д'Артаньян ролендә
Ринал Мөхәммәтов д'Артаньян ролендә
​"Кечкенә чакта тотлыкканым өчен бик нык борчыла идем. Бер җөмләне әйтү күпкә озаккарак вакыт ала иде. Кайбер кешеләр шундук елмая башлый. Әлбәттә, бу кимчелекнең көлдерү хисе уятуы табигый. Әмма шулай да күңелгә нык яра сала иде. Мәскәүгә укырга кергәндә нык дулкынландым. Тотлыгу чире белән кайсы театрга алсыннар инде? Бигрәк тә Мәскәүдә. Бәхеткә каршы, курсны җыя торган Кирилл Серебренников моңа карап тормады. Башка остазга кергән булсам шундук куып чыгарырлар иде. Алар никтер иске театр мәктәбенә нигезләнеп эш итәләр. Ә Кирилл Серебренников андыйлардан түгел. Беренче чиратта ул кешеләрне ярата", дип сөйли Мәскәү журналистларына Мөхәммәтов.

Актерларны сайлау кастингына Мөхәммәтов килгәч баш рольгә бүтәннәрне эзләмәгәннәр дә. Экранда Атос ролен Юрий Чурсин, Портосны Алексей Макаров уйный, ә Павел Баршак Арамисны башкара. Шулай ук фильмда Анна Старшенбаум, Мария Миронова һәм урыс киносы легендасы Василий Лановой катнаша.

"Өч мушкетер" фильмы Русиядә һәм Чехиядә төшерелгән. Бу фильм 21 илдә күрсәтеләчәк. Алар арасында Кытай һәм Япония дә бар.

Ике ел элек Ринал Мөхәммәтов Казанда татар җәмәгатьчелеге белән очрашкан иде:
Ринал Мөхәммәтов – кино киләчәге һәм татар өмете
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:40 0:00
XS
SM
MD
LG