Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ялкынлы яшьлек" сигез йөзенче концертын күрсәтте


"Ялкынлы яшьлек" ансамбле чыгыш ясый
"Ялкынлы яшьлек" ансамбле чыгыш ясый

Самарның "Ялкынлы яшьлек" исемле җыр, бию, шигърият ансамбле өр-яңа програмын күрсәтте.

Һәр көзне Самарның “Ялкынлы яшьлек” исемле җыр, бию, шигърият ансамбле өр-яңа программасын күрсәтә. Кырыкка якын артист катнашкан музыкаль программа гаҗәеп зур панораманы хәтерләтә. Тамашаны кызлар заманча бию белән башлап җибәрделәр һәм алар үзенә күрә гаҗәеп бер күтәренкелек тудырып залдагы тамашычыларны рухландырып җибәрделәр. Шул ук вакытта бу номерга тирән фәлсәфи мәгънә дә салынган иде – ул коллективның исемен аклау. Без яшь. Без дәртле. Без 43 ел элек сайлаган кыйблабыздан тайпылмыйбыз!

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле чыгыш ясый
“Ялкынлы яшьлек” ансамбле чыгыш ясый
​“Ялкынлы яшьлек” Самарның иҗади сәләте булган татар егетләрен һәм кызларын үз боҗрасына алып, ул сәләтне үстереп, иҗат казанында кайнатып, асыл таштай ялтыратырга остарган татар сәнгатенең бер лабораториясе.“Ялкынлы яшьлек” көчле рухи бердәмлек биеклегенә менгезүче бер баскыч та. “Ялкынлы яшьлек” төрле гаиләдә, төрле интеллектуал биеклектә формалашкан егет-кызларны бер ноктага җыеп, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы иҗат чишмәсе.

“Ялкынлы яшьлек” миллионлы шәһәрдә үзенә бер кечкенә генә милләтебезне саклаучы татар бистәсен хәтерләтә.

Ансамбль үзенең иҗади биографиясен булдырганда бер генә максатны куеп хезмәт итте. Ул – татар яшьләрен сәхнәгә күтәрү. Ә алар, үзләре дә сизмәстән, олуг мәнфәгатьләрне җилкәләренә сала бардылар. Ул мәнфәгатьнең исеме – татарны милләт буларак саклау.

Бүген без бер нәрсәгә инандык.
Милләтне җыр да саклый.
Милләтне аның биюе дә саклый.
Милләтне аның шигыре дә саклый.

Әле бит Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллалаһү галәйһи вәссәләм әйтеп калдырган: “Шигырьдә хикмәт бар”, дип.

Татар биюе
Татар биюе
Ансамбльнең 800нче концертындагы шигърият көз темасына багышланган иде. Ә инде арт пәрдәдә поэзияне көчәйтеп көз күренешләренә татарга гына хас казлар, каз өмәсенең татар туена барып тоташуы шулкадәр тәэсирле һәм ышандырырлык итеп кинокадрлар бизәде.

Аера да алмыйсың, әллә татар тормышы үзе шундый сәнгатиме, әллә сәнгать татар яшәешенә шундый тәэсир иткәнме?

Тагын бер үзенчәлек. Ансамбльдәге җырчылар төрле юнәлештә иҗат итәләр һәм беркайчан да бер-берсен кабатламыйлар. Татар халкының җырларын бала чактан йөрәк түренә салган, һәр күзәнәгенә сеңдергән Искәндәр Әхмәтовны халык җырларының остасы итеп кабул итәсең. Җырлаганда ару-талуны белмәс. Ул татар рухын яңартып торучы.

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле чыгыш ясый
“Ялкынлы яшьлек” ансамбле чыгыш ясый
Динебез исламның атаклы галиме, хәзрәтебез Шиһабетдин Мәрҗәни: “Милләтне кием дә саклый”, дип язып калдырган. Искәндәр Әхмәтов татар киемендә җырлый. Бу бик мөһим нәрсә. Тамашага килгән балалар киемебезне дә күреп китәләр.

Ринат Азизовка Ходай Тәгалә сәхнә нурын бүләк иткән. Яшьлек өлгесе. Буй. Сын. Хәрәкәтчәнлек. Урынлы елмаю. Заман ирләренә генә хас кием зәвыгы үзендә. Көяз. Заман эстрадасына татар моңын кундыра белә.

Татарның бишеге авыл дибез. Моңа һич тә шик юк.

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле чыгыш ясый
“Ялкынлы яшьлек” ансамбле чыгыш ясый
“Татарны “изм”нар үтерә алмады. Социализмда да исән калдык, коммунизм сазлыгына да батмадык, капитализм вәхшилегенә чыдадык. Инде глоболизациясен генә таптыйсы калды. Ә ышаныч бар. Һичшиксез җиңәбез, Аллаһы теләсә. Чөнки, заман шаукымына бирелмичә, шәһәр шартларында Илдар Иваев кебек, татар моңыннан үрелгән егетләребез бар! Илдар мәшһүрләр күтәрә алган “Тәфтиләү”не дә башкара алырлык җырчы”,- ди Асия Шәймәрданова.

Фәнил Зыятдинов – үзенчәлекле артист. Табигать бүләк иткән тавыш. Сәхнәдә ирләр образын саклаучы.

Җырчылыр арасында Әлфия Йосыпова үзенең җырлары белән дә, сөйкемле сөяге белән дә тамашачы каршында мәхәббәт казанган ханым. Аның инде үзенең тыңлаучысы бар. Халкыбызның күңеленә ята торган көйләрне сайлый белә һәм кешеләрнең йөрәкләрен тибрәндерерлек сәләткә ия.

“Ялкынлы яшьлек” ансамбле чыгыш ясый
“Ялкынлы яшьлек” ансамбле чыгыш ясый
800нче концерт тарихка керде. Нәрсәсе белән яңалык өстәде соң ансамбль? Әлбәттә инде, Алсу Галимова белән. Зифа буйлы, күлмәге йөзектән чыгардай, югары һөнәрмәнлек, чиксез тавыш мөмкинлекләре. Бүгенге көндә яшьләр арасында Рөстәм Яхин романсларын җиренә җиткезеп башкаручылар бик сирәк. Шул сирәкләрнең берсе – ул Алсу. Алсу Галимова 800нче концертның иң зур табышы дисәк тә, ялгышмабыз кебек.

Әлфия Гыйниятуллинаның пианинода уйнаулары “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең югары музыкаль зәвыгы булганга ишарә.

Биючеләр төркеменең сылу кызларына тик мәдхия генә җырларга кала.
Тамашаны алып баручы Рима Гыйбадуллина үз хезмәтенең остасы. Чибәр. Дикциясе кирәгенчә.

Линар Нуретдинов турында барлык яхшы сыйфатларны санап узарга була. Татар теленең үзенчәлекләрен, сөйләм нечкәлекләрен яхшы үзләштергән. Татар теленең төпсез чишмәсе, әйтерсең лә, Линарның тумыштан бер әгъзасына әйләнгән. Ана теле Линарга ана сөте белән сеңдерелгән.Күренеп тора, Линар татар телен сәхнәдә генә түгел, яшәештә дә куллана. Ул аның канына сеңгән. Шуңа да Линарның сәхнәгә чыгып шигырь сөйләвен үзенә бер моңлы җыр тыңлагандай кабул итәсең. Күңелләргә тынычлык кереп урнаша.Милләтнең киләчәге бар икән дисең! Линарның тел осталыгы драма артисты биеклегендә.

Бертуган Таһировлар котлый
Бертуган Таһировлар котлый
43 ел буена куйган хезмәт үсештә. “Ялкынлы яшьлек” татарлыкны саклауда беренче сафта бара. Моңа дәлил булып Казаннан килгән бүләкләр раслады. Юбилей концертына рухи мәркәзебез Казаннан мәртәбәле кунаклар килделәр. Агалы-энеле академиклар Индус һәм Энгел Таһировлар һәм Русия Дәүләт Думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов. Алар татар милли культурасын үстерүдә зур өлеш керткәнгә мохтариятнең һәм ЮНЕСКОның дипломнарын һәм мактаунамәләрен, ә ансамбльнең җитәкчесе Илгиз Кәлүчкә алтын медаль тапшырдылар. Сәхнәдән милләтебез язмышы турында тирән эчтәлекле сүзләр яңгырады. Академик Индус Таһиров үзенең чыгышын: “Татар милләте мәңге яшәр, Аллаһы теләсә!” дип тәмамлады. Залдагылар дөбердәтеп кул чаптылар.

Коллектив бик зур мәгънәгә ия бүләкләр алды. “Төшенкелеккә бирелергә урын юк. Яңа күлмәкләр тектерергә Татарстан мәдәният министрлыгы акча бирде. Олуг бүләкләр зур бурычлар куялар”, - ди ансамбль җитәкчесе Илгиз Кәлүч.
XS
SM
MD
LG