Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан төрле милләт яшьләрен форумда дуслаштырмакчы


Форум барышыннан күренеш
Форум барышыннан күренеш

Төрле милләт яшьләре арасында дуслык булдыру өчен Татарстанда махсус форум үткәрелә башлады. Анда катнашкан кайбер вәкилләр моның белән генә Русиядәге ксенофобия проблемын чишеп булмый, дип саный.

16-18 ноябрь көннәрендә Казанда беренче милләтара “Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы” дигән яшьләр форумы үтте. Анда республиканың төрле төбәкләреннән иҗтимагый оешма, мәдәни диаспора, милли-мәдәни оешма вәкилләре булган төрле милләт яшьләре катнашты. Алар арасында чит ил студентлары да бар иде, барлыгы йөздән артык делегат җыелды. Чараның күп өлеше “Идел” яшьләр үзәгендә узды. Яшьләргә берничә көн дәверендә төрле чаралар үткәрелде. КВН, флеш-моб дәресләре, түгәрәк өстәлләр оештырылды. Форум Халыклар дуслыгы йортында гала-концерт белән төгәлләнергә тиеш иде, 18 ноябрь Татарстанда очкыч хәлакәте уңаеннан матәм көне дип игълан ителү сәбәпле ул үткәрелмәде.

Ксенофобия проблемы дәүләт сәясәтендә каралырга тиеш

Форумда Нурлат районы вәкиле буларак катнашкан Наил Нәбиуллин мондый чаралар белән генә Русиядә тарала барган ксенофобия проблемын чишеп булмый, дип сөйләде Азатлыкка.

“Миңа калса, мондый форумнар белән генә әллә ни еракка китә алмыйбыз. Чөнки дәүләт сәясәтен тамырыннан үзгәртергә кирәк. Ә бу форум, миңа калса, барыбер, күбрәк күз буяу гына инде. Без шундый әйберләр оештырабыз, бездә бар да тәртиптә, бездә бар да матур, бездә бар да чәчәк ата дигән кебегрәк. Икенче яктан, әйе, монда чит ил студентлары үзләрен яхшы хис итә, без дә моны күрәбез. Әмма барыбер проблемны тамырыннан үзгәртә алмый бу форум.

Түгәрәк өстәлләрдә катнаштым, дөресен әйткәндә, көчсезрәк. Милли темалар күтәрелмәде, диярлек. Беләсезме, монда аеру юк. Кем көчлерәк, кем көчсезрәк икәнен. Мәсәлән, анда күп кенә кеше милләтчелек белән шовинизмның аермасын белмиләр, экстремизмның нәрсә икәнен белмиләр. Балалар бакчасында кебек хис иттем үземне. Шуңа форум алдыннан сораштырылып, кешеләрнең, мәсәлән, милләтара низаглар турында белем дәрәҗәсе тикшерелергә тиеш. Ә монда бөтенесен җыйганнар да, сөйләшәләр.

Ә менә форум-театр бик ошады. Ул оригиналь рәвештә проблемны ачыктан-ачык күрсәтү булды. Мәсәлән, катшаш никахлар проблемы күтәрелде. Бу мәсьәләне кемнең ничек күрүе чагылды. Катнаш никахка мин үзем каршы, әлбәттә. Ягъни шул форум-театр аша кешеләргә кайсы очракта нәрсә булуын күрсәтә алабыз. Бик мөһим әйбер, мәсәлән мин үзем “Азатлык” татар яшьләре берлеге эшчәнлегендә бу форум-театрда булган белемне кулланырга дип ниятләп торам. Бик кызыклы булды.

Гомумән алганда, беренче форум өчен нормаль дәрәҗәдә үтте, дип саныйм. Әмма миңа калса, күбрәк кеше, күбрәк районнар булырга тиеш”, дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Форумны Татарстан халыклары ассамблеясы, Халыклар дуслыгы йорты, яшьләр иҗтимагый пулаты Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәмендә оештырды.

Татарстан да Русия төбәкләреннән әллә ни калышмый

Ксенoфобия, фашизмны чагылдырган күренешләр Татарстанда булгалап тора. Ноябрь башында фашизмны пропагандалауда шикләнелүче Казан кешесе, 25 яшьлек ир-атка җинаять эше ачылды. Ул бу елның язында Казан медицина университеты диварына фашизмны пропагандалаучы, миллатара низаг тудыручы язмалар эшләүдә гаепләнә. Ул Казан скинхедларының башлыгы буларак санала.

Моннан тыш, берничә ай элек “Казан дивизиясе” дип исемләнгән экстремистик төркем вәкилләренә мәхкәмә карары чыгарылды. Алар тарафыннан 2011 елда Татар иҗтимагый үзәге бинасына ут төртергә теләү очрагы теркәлде, моннан тыш әлеге төркем вәкиле азәрбайҗан кешесенә һөҗүм ясаган иде.

Татарстанда гыйбадәтханәләргә зыян китерү очраклары да ешайды. Берничә ай элек Казанның Большие Клыки бистәсендәге “Фәрһад” мәчетенә ут төртергә тырышу очрагы булса, шушы көннәрдә Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында ике чиркәүгә ут төртелде.
XS
SM
MD
LG