Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада кырымтатар мәсьәләсе тагын да катлаулана


Киевта Рифат Чубаров матбугат очрашуы үткәрә
Киевта Рифат Чубаров матбугат очрашуы үткәрә

Халыкара җәмәгатьчелекнең шактый игътибар күрсәтүенә карамастан, Украина һәм Кырым хакимиятләренең кырымтатар мәсьәләсен чишәргә керешәчәгенә өметләр кими бара.

Кырымтатар җитәкчелеге Киевта халыкара җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу үткәрде. Очрашуда 30-лап илнең Киеdтагы илчелекләренең, халыкара оешмаларның вәкилләре катнашты. Очрашуда сүз алучылар арасында АКШ илчесе урынбасары да, Төркия илчесе дә булды. Ә менә Украина, Кырым хакимиятеннән вәкилләр булмады.

Октябрь ахырында Мәҗлеснең яңа рәисе итеп сайланган Рифат Чубаров катнашучыларны Мәҗлеснең яңа әгъзалары белән таныштырды, кырымтатар мәсьәләсенә багышланган халыкара форум турында 2011 елдан бирле алып барылган сөйләшүләр, очрашулар хакында сөйләде.

Мостафа Җәмилев (с) һәм Али Хәмзин (у) Азатлык студиясендә
Мостафа Җәмилев (с) һәм Али Хәмзин (у) Азатлык студиясендә
Очрашуга нинди бәя бирер идегез дигән сорауга Мәҗлеснең тышкы эшләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин: "Украина кырымтатар мәсьәләсендә анык булмаган позициядә тора дияр идем. Миңа калса, Украина ниндидер пауза алган кебек. Узган ике очрашуда украин матбугат чаралары катнашкан булса, бу юлы алардан беркем булмады. Очрашу узган көнне Украинаның Европа берлеге белән ассоциация килешүеннән баш тартуы вәгзыятьне тагын да катлауландыра. Бүген кырымтатар халкы мәсьәләсе тагын да каты тора. Украинаның Европа берлеге белән ассоциация килешүе турында Русия белән сөйләшүләр алып барачагы мине борчый. Әйтерсең лә Украина мөстәкыйль ил түгел, ә Русиянең бер губерниясе. Мондый шартларда Украина кырымтатар мәсьәләсенә уңай карый алмый, диде.

Шуны да әйтергэ кирәк, Украина Югары Радасы депутаты, Мәҗлеснең элекке рәисе Мостафа Җәмилев Вильнюста узачак Европа берлеге утырышына чакырылган. Ул анда "Парламент демократия форумы" исемле чарада Литва парламентында кырымтатар мәсьәләсе турында чыгыш ясаячак, 28 ноябрьдә Литва сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Витаутас Ландсбергис белән бергә матбугат очрашуы үткәрәчәк.

Шулай итеп, халыкара җәмәгатьчелек кырымтатар мәсьәләсенә шактый игътибар күрсәтеп килгәндә, Украина кырымтатарларны күрмәмешкә салыша. 27 октябрьдә Корылтай бу форум турында Украина президенты Виктор Янукович исеменә мөрәҗәгать тә юллаган иде. Мәҗлес оештырган өченче очрашуның Украина һәм Европа Берлеге арасында ноябрь ахырында ассоциация килешүе имзаланыр дип көтелгән көннәрдә үткәрелүе дә очраклы булмаса кирәк. Әмма нәкъ шушу очрашу көнендә Украинаның килешүдән баш тартуы мәгълүм булды.

Шулай итеп Мәҗлес саммит алдыннан дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын кырымтатар мәсьәләсенә җәлеп итәргә омтыла. Ләкин Украина кырымтатар мәсьәләсен сәяси яктан хәл итәргә телиме-юкмы? Узган чирек гасырга якын чорда Украина кырымтатарларны Кырымдагы төп халык итеп танымады, кырымтатарлар белән бәйле бер канун да кабул итмәде, 2011 елдан бирле Украина хакимиятләре халыкара форумны үткәрүгә дә комачаулый дияргә мөмкин. Бу Украинаның кырымтатарларга карата төп стратегиясе булса кирәк. Украина президентлары да бу мәсьәлене хәл итәргә ашыкмады.

Бары тик Украинаның беренче президенты Леонид Кравчукның кырымтатарлар сөргенлектән үз туган җирләренә кайталар дигәне бар.

Леонид Кучма
Леонид Кучма
Аннан соң президент булган Леонид Кучма сайлау алды кампаниясе вакытында Кырымның Керч шәһәрендә чыгыш ясаганда "Кырым автономиясе милли-территориаль автономия булырга тиешме?" дигән сорауга "Буген Кырым автономиясенең конституциясе бар, аннан тыш бер нәрсә дә эшләнмәскә тиеш диде. Моны "Кырымда территориаль автономия бар, аны таныйбыз, кырымтатар автономиясенә урын юк" дип аңларга мөмкин.

2004 елның 18 мае алдыннан Украина Югары Радасы "Сөргенгә дучар булган кырымтатарларның хокукларын торгызу турында" дип аталган инде күптән көтелгән канунны кабул иткән иде, ләкин президент Леонид Кучма бер айдан соң бу канунга да вето куйды. Моның сөйләнмәгән, ләкин төп сәбәбе шунда: Мәҗлес президент сайлауга әле ярты ел вакыт булганда ни өчендер ашыгып кырымтатарларны сайлауда оппозиция вәкиле Виктор Ющенко өчен тавыш бирергә чакырган иде. Кучманың җавабы билгеле: ул вето куйган канун бүген дә расланмыйча ята.

Виктор Ющенко
Виктор Ющенко
Шул ук сайлау алдыннан Акмәчеттә Ющенко исә Азатлыкның "Сез Кырымда кырымтатар дәүләтчелеген, милли-территориаль автономияне торгызу мәсьәләсенә ничек карыйсыз", дигән соравына уйланып калды, аннары: "Бу катлаулы мәсьәлә, бу катлаулы мәсьәлә, ләкин без аңа әле кайтырбыз", дигән иде. Ләкин Виктор Ющенко өчен тавыш биргән кырымтатар халкы бу президенттан да көтелмәгән бер таләпне ишетте. Президент итеп сайланганнан соң 2005 елда Бакчасарайдагы Ханнар сараенда Мәҗлес белән булган беренче очрашуда Ющенко Корылтай 1991 елда кабул ителгән "Милли мөстәкыйльлек декларациясе"ннән ваз кичәргә чакырган иде Мәҗлесне. Мәҗлеснең барлык 33 әгъзасы да шаккаткан иде ул вакытта. Декларациядән беркем ваз кичмәде, Ющенко исә шуннан соң Мәҗлес белән очрашмады. Монысы да узып китте.

2010 елда Украинада узган президент сайлауда Мәҗлес рәисе тәкъдиме белән Корылтай кырымтатарларны Юлия Тимошенко өчен тавыш бирергә чакырган иде, ләкин президент итеп Виктор Янукович сайланды. Парламент сайлавында Мәҗлес оппозиция намзәтләре өчен тавыш бирергә чакырганнан соң хакимиятләрнең кырымтатар мәсьәләсенә болай да яхшы булмаган мөнәсәбәте тагын да начарайды.

Гомумән, кырымтатар мәсьәләсенә Украина президентларының мөнәсәбәте үзгәрми дияргә мөмкин. Димәк, Украинаның иң югары кәнәфиенә кем ген утырмасын – коммунист Кравчук, партократ Кучма, демократ Ющенко яки хәзерге президент Януковичка карасаң, кырымтатар мәсьәләсен президентлар хәл итмәячәк дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Үзган еллар шуны күрсәтте инде.

Виктор Янукович
Виктор Янукович
Янукович һәм аның командасы хакимияткә килгәннән соң, Мәҗлес намзәтләре, ягъни 13 министр урынбасары Кырым министрлар шурасыннан чыгарылды, алар урынына башка кешеләр алынды. Мәҗлес белән Кырым хакимияте арасындагы диалог ике елдан бирле туктап тора. Мәҗлеснең сәясәте белән риза булмаган кырымтатарларның бер төркем оешмалары белән дә Мәҗлес диалог корырга ашыкмый, киресенчә, аларны, төрле көчләргә эш итәсез, халыкны бүлгәлисез, дип тәнкыйтьләп тора. Хакимият исә ул кырымтатарларны өлешчә вазифаларга утырта.

Икенче яктан, гади кырымтатарларның да Мәҗлескә ышанычы соңгы елларда нык кимегәне сизелеп тора. Моны матбугат чараларында язылган мәкаләләрдән, телеканалларда күрсәтелгән сораулардан да күрергә мөмкин.

Мәҗлесне көчсезләндеру өчен хакимият төрле ысуллар кулланып килә, ләкин моңа да карамастан, хәзәр дә Мәҗлес артында кырымтатарларның күпчелеге тора.

Мәҗлес эшчәнлегенең үңышлы бер ягы бар – еллар буе ул төрле халыкара оешмалар, төрле илләрнең сәясәтчеләре, Европа шурасы белән тышкы мөнәсәбәтләрне ныгыта барды. Бу күбрәк Мостафа Җәмилевның тырышлыгы һәм эшчәнлегенең нәтиҗәседер. Ләкин кырымтатар мәсьәләсәндә Украинага бу көчләр ниндидер тәкъдимнәр ясасалар да, Украина моңа ләм-мим.

Моның тагын яңа бер күрсәткече бар. Кырым министрлар шурасы рәисе Анатолий Могилев, Рифат Чубаров Мәҗлес рәисе итеп сайланган соң, мин Чубаров белән Кырым Югары Радасы депутаты сыйфатында эш итәчәкмен, диде. Шулай итеп, Могилев Мәҗлесне танымаячагын белдерде.

Мәҗлес оппонентлары, хакимиятләр инде күптән Мәҗлес юстиция министрлыгында теркәлергә тиеш диләр, ләкин Мостафа Җәмилев, Мәҗлес ниндидер иҗтимагый оешма түгел, ул халык тарафыннан сайланган, халыкны вәкиллек иткән оешма, ул теркәлергә тиеш түгел, дип җаваплап килде һәм алга таба да шулай дәвам итәчәге аңлашыла.

Украина дәүләт буларак кырымтатарларга карата үзенең позициясен билгеләгәнгә, аны игълан иткәнгә кадәр мәсьәлә шулай дәвам итәр кебек.
XS
SM
MD
LG