Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта фольклор көннәре узды


БДУның Стәрлетамак бүлегендәге филология факультетының II курс студенты Илүзә Гаделшина “Халкымның хәтер һәм күңел сандыгы” күргәзмәсе янында
БДУның Стәрлетамак бүлегендәге филология факультетының II курс студенты Илүзә Гаделшина “Халкымның хәтер һәм күңел сандыгы” күргәзмәсе янында

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендә халык авыз иҗаты мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция һәм фольклор бәйрәме узды.

Чара Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлегендә 20 ноябрь көнне "Мәдәниятләр диалогында фольклор" исемле бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе белән ачылды. Анда Башкортстан дәүләт университеты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университеты, Башкортстан Фәннәр академиясе, Казан, Чабаксар, Мари-Элдан килгән галимнәр катнашты. Конференциядә фольклорны өйрәнү һәм саклауның тиешле дәрәҗәдә булмавы билгеләнде, халык авыз иҗатын өйрәнүче белгечләр әзерләнмәү, фольклорның үсеш кичермәве ассызыкланды, күп кенә халык авыз иҗаты үрнәкләренең югалуына борчылу белдерелде.

Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдинов
Башкортстандагы бердәнбер татар фольклоры белгече, филология фәннәре кандидаты Илдус Фазлетдинов: "Башкортстанда фольклорны өйрәнү Русиянең калган төбәкләренә караганда начар түгел. Әлбәттә, Казаннан кала. Иң төп проблемнарның берсе -- фольклорчылар җитешмәү. Бездә кандидатлык яклау шурасы юк. Русия Фәннәр академиясенең Башкортстан бүлегендә башкорт фольклоры белгече бар. Ләкин башка халыкларның фольклорын өйрәнү җитми. Минемчә, Башкортстан халыклары фольклорын җыю һәм өйрәнү үзәген булдырырга кирәк. Икенчедән, булган фольклорны халыкка җиткерү мәсъәләсе. Заманында "2002-2011 елларга Башкортстан халыклары фольклорын үстерү, өйрәнү һәм саклау програмы" кабул ителгән иде. Аңа ярашлы 55 томнан торган башкорт фольклоры китаплары чыгарылырга тиеш иде. Чынлыкта шуның 11 томы нәшер ителде. 12 томнан торган урыс фольклоры тупланмасының өч томы дөнья күрде. Башкортстан татарларының тугыз томнан торырга тиешле халык авыз иҗаты тупланмасының бер томы да чыкмады. Сәбәбе -- финанс бүленмәү. Урыслар казна акчасын көтми үзләре акча табып өч том булса да чыгара алды. Ә безнең халык... Тагын шуны әйтер идем, бу чараларда чувашлар бик оешканлык күрстәтте. Республиканың һәр чуваш авылыннан диярлек фольклор төркемнәре килгән, чараларда Башкортстандагы барлык чуваш милли оешмалары катнашты. Ә бездән нибары Башкортстан татар конгрессының Стәрлетамак бүлекчәләре вәкилләре генә килгән иде", дип чыгыш ясады.

Стәрлетамак шәһәренең "Арман" балалар фольклор ансамбле
Стәрлетамак шәһәренең "Арман" балалар фольклор ансамбле
Фәнни-гамәли конференциядән соң фольклор этнографик фестивале үтте. Бу чара республикада беренче тапкыр оештырылды. Ул өч бүлектән торды. Беренче өлештә мастер-класслар күрсәтелде. Атап әйткәндә, төрле халык вәкилләре үзләренең кул эшләрен башкарды. Чувашлар милли баш киеме ясап күрсәтте. Алар беренче, татарлар икенче урынны алды. Өченче урынга тагын бер чуваш төркеме лаек булды.

Фестивальнең икенче өлешендә фольклор төркемнәре ярышты. Беренче урынны "Палла" чуваш төркеме, икенче урынны Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсе каршында эшләгән "Нәүруз" татар, өченче урынны Стәрлетамакның "Каляда" урыс төркеме яулады.

Этнографик фестивальнең өченче өлешендә халык бәйрәмнәре күрсәтелде. Анда урыс, башкорт, татар, чуваш, мордва, удмурт, мари төркемнәре чыгышлары булды. Беренче урынны чуваш, икенче урынны башкорт, өченче урынны урыс төркемнәре яулады.

Фольклор көннәре 21 ноябрьдә дәвам итте. Бу көнне республиканың чуваш авылларында халык авыз иҗаты бәйрәмнәре узды.

Әлеге чараларны Башкортстан дәүләт университеты Стәрлетамак бүлекчәсенең Татар-чуваш кафедрасы оештырды. Кафедра мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуровка мондый күркәм чаралар оештырганы өчен бәйрәмдә катнашкан барлык 21 фольклор төркемнәре исеменнән зур рәхмәт белдерелде.
XS
SM
MD
LG