Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада евроинтеграция таләбе белән урам чаралары үтте


Киевта евроинтеграция таләбе чарасында катнашучылар хөкүмәт урнашкан бинага үтәргә тырышканда милиция яшьләндергеч газ кулланды.

Якшәмбе Украина оппозициясе Европа берлеге белән килешүне имзалауны таләп итеп вакыты билгеләнмәгән урам чаралары башланганны белдерде. “Батькивщина” фиркасе вәкиле, депутат Александр Турчинов оппозициянең Европа мәйданында штаб урнаштырачагын белдерде.

Якшәмбе Киевта һәм илнең башка шәһәрләрендә евроинтеграция таләбе белән меңнәрчә кеше катнашында митинглар үтте.

Киевта оппозиция чарасында 100 меңнән артык кеше катнашты, дип белдерә оештыручылар. Милиция чарада 50 меңләп кешенең булуын әйтә. Бу чарада катнашучыларның кулларында Украина һәм Евролпа берлеге әләмнәре иде.

Киевта хакимияттәге “Регионнар фиркасе”нең яшьләр канаты “Яшь регионнар” Украинаның Европа берлегенә кушылуына каршы чара үткәрде.

21 ноябрь көнне Украина хөкүмәте Европа берлеге белән ассоциация килешүен имзалауга әзерләүне туктатты. Оппозиция хакимиятләрне бу гамәл өчен тәнкыйтьләде һәм Вильнюста 28-29 ноябрьдә узачак Көнчыгыш хезмәттәшлеге саммитында әлеге документны имзалау өчен бөтен шартларны үтәүне таләп итте.
XS
SM
MD
LG