Accessibility links

"Татарстан" һава ширкәте кайбер шәһәрләргә очудан баш тартты


"Tatarstan" һава ширкәтенең Airbus A319 очкычы
"Tatarstan" һава ширкәтенең Airbus A319 очкычы

"Татарстан" һава ширкәте 12 ноябрьдән башлап сигез рейсын туктатты. Ширкәт бүтән очышларны киметү булмаячак, туктатылганнар яз көне яңартылачак дип белдерә.

"Татарстан" һава ширкәте 17 ноябрьдә булган Boeing һәлакәтенә кадәр үк очышлар санын киметә башлаган иде. Киев, Әстерхан, Кемерово, Краснодар, Красноярски һәм тагын берничә шәһәргә, барлыгы сигез рейсның туктатылачагы игълан ителде. Аланың кайберләре ел ахырына, ә кайберләренең 2014 елның февраль башына кадәр туктатылуы белдерелде.

Һава ширкәте сүзчесе Гөлназ Миңнеханова Азатлыкка "Татарстан"ның әлеге туктатылган рейслардан бөтенләй баш тартмаячагын, ә яз көне аларның яңартылачагын белдерде һәм "бәлки", дип тә өстәде ул. "Бу рейслар очышлар челтәрен оптимизацияләү өчен туктатылды. Әлеге рейслар быел көз көне генә ачылган иде. Яз көне тагын оча башласак яхшырак булыр дип уйладык. Алга таба рейслардан баш тарту булмаячак", ди Миңнеханова.

Boeing һәлакәте ширкәтне очкычлар мәсьәләсендә дә кыен хәлгә куйды. Төшеп җимерелгәненнән тыш икенче Boeing-737 тикшерү тәмамланганчы рейслардан алынды. Миңнеханова сүзләренчә, ширкәт бүген очкычлары кимесә дә әллә ни зур авырлыклар кичерми.

"Татарстан"ның 15 Cessna Grand Caravan, дүрт Airbus- А319, ике ТУ-154 очкычы бар. Миңнеханова ТУ-ларның резервта булуын әйтә. Берәр очкыч сафтан чыккан очракта гына алар һавага күтәрелелргә мөмкин. "Татарстан" бүген халыкара рейсларга Airbus-ларын җибәрә.

Декабрь аенда, Миңнеханова сүзләренчә, ширкәткә тагын ике Airbus кайтачак. Килешүләр имзаланган инде. "Airbus-ның берсе декабрь башында ук кайтачак. Бу очкыч Казанга килгәнче алты ел башка ширкәтләрдә очкан инде. Икенчесе дә җиде ел тирәсе кулланылышта булган. Хәзер бездә булган Airbus-лар да уртача алты-җиде ел кулланылышта. ТУ-154 очкычының берсенә 12 ел, ә икенчесенә 19 ел ярым. Cessna-лар барсы да яңалар", диде Миңнеханова.
XS
SM
MD
LG