Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән яшьләре изге су эчеп кавышты


Кинҗәлиновлар гаиләсе
Кинҗәлиновлар гаиләсе

Төмәндә кавышкан мөселман яшьләре Мәккә җирендәге изге чыганактан алынган зәм-зәм суы белән туй үткәрде.

Яшьләребез арасында гомергә дип сайлаган сөйгән ярлары белән кушылу кичәсен спиртлы эчемлекләрсез генә үткәрү гадәткә әверелеп бара. Бу яктан Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсе активлык күрсәтә.

“Принцесса” тантаналар йортында эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Марат Кинҗәлинов белән быел Төмән дәүләт университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетының магистратурасын тәмамлаган Диана Юмаеваның никах һәм туй мәҗлесләрен Фатыйх хәзрәт Гарифуллин алып барды. Аларга ерактагы Мәккә җирендәге изге чыганактан зәм-зәм суын алып килүне дә ул оештырды. Быел хаҗ кылып кайткан Мөдәрис Юлдашев бу пар өчен Гарәфә тавында Аллаһы Тәгаләдән иман байлыгы, сәламәтлек, үзләренә лаек булырлык балалар үстерүләрен сорады һәм туйда яшьләргә Коръән сүзләре язылган көмеш савытлардан зәм-зәм суын эчерде.

Диана һәм Марат әти-әниләре һәм Фатыйх хәзрәт Гарифуллин белән
Диана һәм Марат әти-әниләре һәм Фатыйх хәзрәт Гарифуллин белән
Диана акыллы, зыялы, тырыш, кызыксынучан кыз. Ул чит телне тирәнрәк үзләштерү максатыннан 2009 елда ук Германиягә бара. Анда бер ай белем ала. Ике ел элек Америкада стажировка вакытында Сириядәге низагка багышланган Берләшкән милләтләр оешмасы утырышында катнаша, Нью-Йоркта мәчеткә керә һәм имамга Себер мөселманнарыннан бүләк тапшыра, төрле илләрнең вәкиллекләрендә була, төрле оешмаларның эше белән таныша.

Төмәндә үз белгечлеге белән эш табу мөмкинлеге бик аз. Алай да Диана халыкара мөнәсәбәтләр, политика, яңалыклар белән танышып торам, чит телләр өйрәнү күнегүләрен дә ташламыйм, ди. Хәзер реклама өлкәсендә хезмәт итә. Үз белгечлеге буенча эшләргә башка шәһәргә китүне ул изге бурыч – гаилә коруга алыштыра.

Марат белән дә алар очраклы рәвештә танышалар. Икесе дә дусларының туена баралар, шунда күрешәләр. Тәмәке, спиртлы эчемлекләр кулланмаган ике яшь йөрәк бер-берсенә тиз тартыла. Спиртлы эчемлексез туй үткәрү дә тиз арада хәл ителә. Матур бизәлгән зал, хәләл аш-суга мул өстәлләр, күңел ачу програмы тәкъдим итә алган, инде мөселманнар Рамазан, Корбан бәйрәмнәренә монда җыелырга өйрәнгән “Принцесса” тантаналар йорты ярдәмгә килә.

"Туйда хәмерсез дә рәхәтләнеп бәйрәм итәргә була икән, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Диана. – Шулай ук туганнар һәм дуслар да яңача туйны яраттылар, аек килеш тә күңеллеләнеп буласына ышандылар һәм бик риза булып кайтып киттеләр.

Без гаиләдә (мин – Аромашта, Марат – Голышманда үскән) мөселман гореф-гадәтләрен күреп, өйрәнеп үстек. Киенү, гаиләдә хәләл ризыклар ашау ягыннан да тиешле тәртипләрне саклыйбыз, кулланабыз."

Сабитовлар гаиләсе
Сабитовлар гаиләсе
Август урталарында гына Ялутор районының Яңа Атьял авылы егете Рифат Сабитов белән Төмән кызы Миләүшә Ярашованы кушылышкан көннәре белән тәбрикләргә туган-дуслары мөселман туена җыелганнар иде. "Рифат белән Миләүшә мондый адымны сайларга күптән әзерләнделәр, – дип сөйләде монда да туйны әзерләргә ярдәм итүчеләрнең берсе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин. – Миләүшә күптән намаз укый, Рифат та бертуганы Рият белән безнең кул астында шактый ныгыдылар, җомга намазларына килеп, хөтбәләр тыңлап, авылларга йөреп тәртипне күреп чыныктылар. Андый егетләр бик аз, шулай бөртекләп тәрбиялибез без аларны. Иманлы егет-кызларны берләштерү дә исламда сөннәт санала. Эшебезнең уңай нәтиҗәсе бу."

Туйны бик матур итеп Энҗе Миргазизова алып барды. Хәмерсез туйларда татар-мөселман гадәтләрен аякка бастырырга тырышабыз. Бу тәртипне үзем күзәтеп торам, яулыксыз үткәрмим. Бер хатын килде дә, яулык миңа "не идет", ди. Алай икән, урамга чыгыгыз дим, анда бар нәрсә дә килешә, дидем. Утырганда хатыннардан ирләрне аерым утыртырга тырышам - һәркайсының сөйләшүдә үз темасы.

Хәмерсез туйларны гореф-гадәтләребезне дә саклап, җыр-биюне дә кертеп, уеннар да оештырып, җылы сүзләр, шигырьләр дә кертеп үткәрү нинди файдалы һәм күңелле бит. Туй кунакларга ошады, матур үтте.
XS
SM
MD
LG