Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренә наркотик тоту гаепләве белән җинаять эше ачылды


Русия тикшерү комитеты Татарстан эчке эшләр министрлыгының наркотикка каршы көрәш идарәсе башлыгы 33 яшьлек Андрей Алексеев, Казан идарәсе башлыгы 32 яшьлек Дмитрий Андриенко, Казан полиция идарәсе башлыгы 37 яшьлек Руслан Хәлимдаров һәм Татарстан эчке эшләр министрлыгының УУР - җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәре 41 яшьлек Марат Садыховка каршы җинаять эше ачты. Алар пәнҗешәмбе кич кулга алынды.

Дүртесенә дә вәкәләтләрен арттыру, зур күләмдә наркотик алу, тоту һәм йөртүдә гаепләүләр белдерелгән, яшәгән урыннарында тентүләр уздырылган.

Татарстандагы бу хезмәткәрләрне Мәскәүдән килгән Русия эчке эшләр министрлыгы һәм Тикшерү комитеты вәкилләре кулга алды.
XS
SM
MD
LG