Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина депутаты гаскәр кертүне сорап Русия президенты Путинга мөрәҗәгать итте


Акъяр (Севастополь) шәһәр шурасы депутаты, хакимияттәре Регионнар фиркасе вәкиле Сергей Смольянинов Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп Украинага гаскәр кертүне сорады һәм интернетта бу тәкъдимне яклап имза җыюны оештырды. Русия эчке эшләр министрлыгы Украинага гаскәр җибәрелмиячәк, дигән белдерү ясады.

Дүшәмбе иртән оппозициянең меңләгән тарафдары Украина хөкүмәте бинасы янына җыелды. Киев шәһәр думасы һәм Һөнәр берлекләре йорты алар кулында. Милиция аларга каршы көч кулланмаячагын белдерде. Украинада гадәттән тыш вазгыять игълан итүнең кирәге юк, дип хәбәр итте премьер-министрның матбугат вәкиле Виталий Лукьяненко.

Якшәмбе көнне Киев урамнарында милиция белән пикетчылар арасында бәрелешләрдә 200дән артык кеше яраланды. Алар арасында Украина һәм чит ил журналистлары да бар.

Оппозиция җитәкчеләренең берсе, элекке эчке эшләр министры Юрий Луценко җыелган халыкны провокациягә бирелмәскә, хөкүмәт бинасына бәреп кермәскә чакырды. Оппозиция халыкны ярсыту омтылышында президент Виктор Янукович тарафдарларын гаепли.

Киевның Бәйсезлек мәйданында 40лап чатыр тора. Пикетчылар президент һәм хөкүмәт үз урыннарыннан киткәнче протест чарасын дәвам итәргә җыена.

Илкүләм каршылык штаблары Украинаның барлык шәһәрләрендә оештырылган. Урам җыеннарында меңләгән кеше катнаша.

Польша президенты Бронислав Коморовский Дәүләт иминлек комитетында Украинадагы вазгыятькә багышланган махсус утырыш булачагын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG