Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә Януковичның китүен таләп иттеләр


Акмәчеттә президентның китүен таләп иттеләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:39 0:00

Акмәчеттә президентның китүен таләп иттеләр

Украинаның евроинтеграция килешүен имзалавын таләп иткән украин оешмалары 1 декабрьдә Акмәчетнең үзәк мәйданында җыелып митинг үткәрделәр.

Митингта катнашучылар Акмәчет урамнарыннан йөреш оештырып президент Януковичның вазифасыннан китүен таләп иттеләр. Алар Киевта "Бөркет" махсус көчләренең тыныч акциядә катнашучыларга һөҗүмнәрен хөкем итеп "Банду геть!" ("Банда кит!"), "Бандюковича геть!", ("Бандюкович кит!"), "Кырым – ул Европа" дигән шигарләр кычкырып йөреш үткәрделәр. Йөрештә 200дән артык кеше катнашты.

Митингта катнашучылар алдында Рух фиркасенең Кырым бүлеге җитәкчесе Леонид Пилунский чыгыш ясады. "Без җиңәчәкбез, чөнки без җиңәргә тиешбез", диде ул.

Тагын бер төркем Кырым милициясенең баш идәрәсе каршында пикет үткәреп "Бөркет"ның Киевтагы гамәлләрен хөкем иткән шигарләр тотып тордылар.

Акмәчәттә протест чарасы
Акмәчәттә протест чарасы
​Матбугат чараларында Кырымдагы "Бөркет" көчләре дә Киевка җибәрелгән һәм алар Бәйсезлек мәйданында булган һөҗүмдә катнашкан дигән хәбәр таралды. Кырым милициясенең матбугат үзәге җитәкчесе Кондрашова бу хакта ачык сөйләмәсә дә, канун буенча мондый махсус төркемнәр кирәк булганда башка өлкәләргә җибәрелә ала дип белдерде.

2 декабрьдә Кырым Югары Радасы чираттан тыш утырыш үткәреп ике мәсьәлә карады: "Украинада сәяси вазгыятьнең киеренкеләшүе" һәм "Президент исеменә мөрәҗәгать". Депутатлар президентны Киевта гадәттән тыш вазгыять игълан итәргә чакырды һәм бу хакта кабул ителгән мөрәҗәгатьне аның исеменә юлладылар.

Бу карар өчен 76 депутат уңай тавыш бирде. Утырыш вакытында Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров һәм вице-премьер Рөстәм Тимергалиев үзара сүзгә дә кереп алдылар. Рифат Чубаров, “Рөстәм Тимергалиев – Медведчук кешесе, Медведчук исә Киев мәйданында булган провокациянең оештыручысы”, диде.

Утырыштан соң Рифат Чубаров Киевка киткән. Бу хакта ул үзенең фэйсбук битендә хәбәр итте. Анда ул “Бүген бөтен юллар Киевка алып бара” дип язды.

Акмәчәттә протест чарасы
Акмәчәттә протест чарасы
XS
SM
MD
LG