Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина премьер-министры Азаров халыкка каршы көч куллану өчен гафу үтенде


Украина Югары радасында хөкүмәткә ышанычсызлык белдерү өчен тавышлар җитмәде. Хөкүмәтне отставкага җибәрү өчен 186 депутат тавыш бирде. Ышанычсызлык белдерү өчен 226 кеше кирәк иде. Регионнар фиркасеннән бер генә депутат яклап тавыш бирде. Коммунистлар тавыш бирүдән баш тартты.

Хөкүмәт башлыгы Николай Азаров Киевта урам җыенын көч кулланып тарату өчен халык алдында хөкүмәт исеменнән гафу үтенде.
XS
SM
MD
LG