Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада ракета атуда шикләнелүчеләр "ялган тоту" җайланмасында тикшерелә


Түбән Камада эчке эшләр идарәсе бинасы
Түбән Камада эчке эшләр идарәсе бинасы

Татарстан хокук саклау оешмалары Түбән Камадагы химия корылмаларына ракеталар ату эшен тикшерүне дәвам итә. Бу эштә үзләрен мөселман дип йөрүчеләргә шик һәм гаепләүләр ныграк белдерелә.

Полиция 45 яшьлек Илдар Гыйлметдиновны Алабугадан алып китеп, ике тәүлектән артык башта Түбән Кама эчке эшләр идарәсендә, аннан тикшерү изоляторында тота. Аны тоткарлау, кулга алу сәбәпләре нидә? Без Илдар әфәндегә беренче итеп шул сорауларны бирдек.

– Кулга алуның сәбәпләрен, нечкәлекләрен безгә аңлатып тормадылар. Мине шәхсән иртәнге якта, эш урыныннан алып киттеләр. Имеш, кайдадыр яндырулар, шартлатулар булган, бу эштә катнашым барлыгы-юклыгы кызыксындырган аларны. Гаепләү 205нче маддәнең өченче өлеше буенча – бер-ике сүз белән әйткәндә, экстремизм һәм терроризм буенча белдерелде. Әлеге гаепләүдә хокукчылар тарафыннан "шартлаткыч җайланмасы калдыклары" (фрагментлары) табылуы, "Нинекамскнефтехим" ширкәтенә юнәлдерелгән кулдан ясалган шартлаткычларны табу буенча эш ачылуын аңладым.

– Илдар әфәнде, сезгә ничә көн дәвамында, нинди сораулар бирелде?

– Иртән минем эш урынына килгән хокук хезмәткәрләре башта "әйдә, өеңә кайтыйк, шунда сөйләшербез" диделәр. Сөйләштек. Аннан Алабуга полициясенә алып киттеләр, шулай ук сөйләшербез дип. Анда сорашулар булмады, Түбән Камага алып киттеләр. Биредә көне буе диярлек бүлмәдән-бүлмәгә йөрттеләр, тоткарлануым хакында берни дә рәсмиләштермәделәр.

Кичке якта, 17 сәгать 45 минутта сорау алу башланды. Минем тоткарлануны да шушы вакыттан гына билгеләделәр. Бу – 28 ноябрь киче иде. Шуннан ике тәүлектән артык утырып чыгарга туры килде. Сораулары – ни белән мәшгуль булуым, иптәшләрнең кем булуы, тыелган китаплар уку-укымау, нинди сайтларга керү, мәчетләргә ни өчен йөрмәү, намазны кайда укуыбыз һәм башкалар хакында иде. Аннан инде полиграфка, "ялганны тотучы" машина (детектор лжи) артына утырттылар. Бу җайланма артында ике сәгатьтән артык булдым бугай. Анысы "гаепсез" дигән нәтиҗә язып бирде шикелле, бу хакта миңа әйтүче дә, иреккә чыгаручы да булмады. Әле бу полиграфка кергәндә тоткарланучы да, кулга алынучы да түгел идем бит. Бу машина артына утырганчы үзең ризалык бирәсең, гариза язасың. Тәртипләре шундый. Беренче көнне Түбән Кама, икенче көнне Казан тикшерүчеләре сорау алды.

– Мондый сорау алуларны үзегез ничек бәялисез?

– Минемчә, безне намаз укыган, ислам динен тоткан өчен эзәрлеклиләр. Без исәптә торабыз. Фотосурәтләребезне, бармак эзләрен дә күптән алганнар иде.

– Алабугада кулга алынучыларның күпме, ничә кеше булуы сезгә мәгълүмме?

– Бу көнне минем белән бер машинада ике мөселман бар иде. Икенче машинада тагын берәү бар иде кебек, төгәл әйтә алмыйм. Ул көннәрдә Алабугадан дүрт кеше булса,Түбән Камадан күп булырга тиеш. Мин утырган камерада Түбән Камадан 68 яшьлек бабай да утырып чыккан диделәр. Шушындагы мәгълүматлар буенча, мәхкәмә карары буенча бер мөселманны ике айга тоткарлаганнар икән. Мин аны белмим. Гаеплеме ул? Мин аны гаепсез дип саныйм.

– Илдар әфәнде, төрмәдә чакта сугулар, кыйнаулар булмадымы?

– Куллары кычытканы сизелә иде. Сугулар булмады, сүз белән генә янадылар. Кесә телефонымны "хәзер бирәбез", дип алып киттеләр дә, шуның белән бетте дә. Аның алынуын беркетмәгә язып та тормадылар. Аңарчы исә өйдән компьютерны алып чыгып киткәннәр иде.
XS
SM
MD
LG