Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Брюссельдә НАТО министрлары белән очрашты


Сергей Лавров Брюссельдә НАТО министрлары белән очрашудан соң журналистлар алдында чыгыш ясый
Сергей Лавров Брюссельдә НАТО министрлары белән очрашудан соң журналистлар алдында чыгыш ясый
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров чәршәмбе көнне Брюссельдә НАТО илләренең тышкы эшләр министрлары белән очрашып үзара хезмәттәшлек, шул исәптән Сүриянең химик коралын юк итү һәм Иранның атом програмы турында сөйләште.

НАТО-Русия шурасы утырышы ахырында Лавров Иран атом програмы мәсьәләсендәге вакытлы килешү бу мәсьәләнең чишелүенә өметләрне арттырды, диде. Бу мәсьәләнең чишелүе Европада НАТО ракет калканы төзү өчен сәбәпнең бетүен дә аңлатыр иде, диде Русия министры.

НАТО бу калканны Иран кебек илләрдән килергә мөмкин ракетны туктату өчен төзүен белдергәндә, Мәскәү аның Русия иминлегенә куркыныч тудыруы турында тәкърарлап килә.
XS
SM
MD
LG