Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья җитәкчеләре Нельсон Мандела вафаты кайгысын уртаклаша


Көньяк Африкада апартеидка каршы көрәшкән Нобель тынычлык бүләге иясе Нельсон Мандела вафаты хәбәреннән соң дөньяның төрле илләре җитәкчеләре һәм сәясәтчеләре кайгы уртаклашу белдерүләре ясады. Мандела XX гасырның иң күренекле шәхесләренең берсе иде.

АКШ президенты Барак Обама Ак Йортта байракларны төшерергә кушты. БМО генераль секретаре Пан Ги Мун Манделаны "гаделлек гиганты" иде дип искә алды.

Манделаның кешеләр арасындагы тигезсезлекне бетерү өчен спортка зур әһәмият биргәнен искә алып Халыкара Футбол Федерацияcе һәм Халыкара Олимпия комитеты да белдерүләр ясады.

Мандела 95 яшендә гаиләсе һәм якын туганнары янында үз өендә Йоһаннесбургда вафат булды.

Мандела - Көньяк Африканың беренче кара тәнле президенты, апартеид вакытында кеше хокуклары өчен көрәшкән, 27 ел төрмәдә утырган, шуның өчен 1993 елда Нобель тынычлык бүләгенә ия булган кеше.
XS
SM
MD
LG