Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Киевтагы хәлләргә төрлечә карый


Киев мәйданында Украинаның Европага таба баруын хуплаучы
Киев мәйданында Украинаның Европага таба баруын хуплаучы

Кырымда җир таләп итүче кырымтатарлар белән җитәкчелек итүче "Себат" оешмасы Януковичны яклау өчен Киевка меңнәрчә кеше җибәрә алуын белдерсә, Мәҗлес җитәкчеләре Украинаның Европага таба баруын яклауларын тәкрарлый.

Кырымда җир таләп итүче кырымтатарны вәкиллек иткән "Себат" оешмасы 27 ноябрьдә кабул иткән мөрәҗәгатендә үз сафларында 50 меңләп кырымтатарын берләштерүен игълан итте. Оешманың идарә әгъзасы Сейдамет Гемеджи икенче көнгә моны Кырымның дәүләт телеканалында туры эфирда кабатлады.

Ул чакта бу сүзләргә ышанучы куп булмагандыр, ләкин 5 декабрьдә "Себат" бер мең кырымтатарны 20 вагонда Киевка юлларга әзерләнә дип хәбәр ителде. "Президент Янукович сүзендә торган ил башы, ул безнең җир мәсьәләсен хәл итә башлады”,- диде Сейдамет Гемеджи. Димәк, "Себат"ка буйсынган кырымтатарлар Киевта президент ягындагы көчләр сафында булачак. Бу "Себат"ның пиар адымымы, яки чыннан да президентка ярдәм итү тырышлыгымы - әлегә билгеле түгел.

Ә менә Мәҗлес инде күп еллардан бирле, ягъни Украина мөстәкыйльлек игълан иткән чордан башлап үзен демократик көчләр дип исәпләгән Рух фиркасы (җитәкчесе В.Черновил иде), аннары әфлисун төсле демократлар (2004 ел), хәзер дә хакимияткә оппозициядә булган көчләр тарафында тора. Мәҗлеснең элекке рәисе Мостафа Җәмилев без “Украинаның мөстәкыйльлеген даими яклап килдек, без демократик көчләр, Украинаның Европага таба баруы тарафдарлары”, диде “Азатлык” радиосына.

Кырымтатарлар Кырымга кайтканнан бирле беренче тапкыр икегә бүленде
Бүгенге евромайданга да Мәҗлес кырымтатарларны оештырып җибәрә башлады. Тик “Себат” анда бер мең кырымтатарны юлламакчы булса, Мәҗлес әлегә кадәр берничә йөз кырымтатарын юллады.

Менә шулай, кырымтатарлар Кырымга кайтканнан соң тарихта беренче тапкыр Киевта ике төрле көчләр тарафында торачак. Моның сәбәбе нәрседә, бу мәйданнар кырымтатарларга нәрсә бирә? Бүленергә ихтыяҗ бармы?

"Себат" нинди оешма, аның максаты нинди?

2006 елдан бирле җир таләп итүче кырымтатарларны яклаган һәм берләштергән “Авдет” (“Кайту”) оешмасы 2011 елда икәгә бүленде. Аннан чыккан бер төркем кешеләр шул “Себат”ны оештырдылар һәм үзләре контрольдә тоткан җир аланнарында торган кырымтатарларны да контроль итә башладылар. Бүленү “Авдет”ның юлбашчылыгы арасында көрәш сәбәпле барлыкка килде. “Авдет” башта Мәҗлес белән хезмәттәшлек итә иде. “Себат” исә үзенчә эш итә башлады һәм тора бара ул Кырым хакимиятенә якынлашты хәм аның белән хезмәттәшлек итә башлады. “Авдет” исә элеккечә Мәҗлес белен калды. “Себат”чылар Авдет”ны Мәҗлес белән бергә сәяси уеннарга керде дип гәепли.

"Себат" активистлары матбугат очрашуында. Берече рәттә сулдан өченче Сейдамет Гемеджи
"Себат" активистлары матбугат очрашуында. Берече рәттә сулдан өченче Сейдамет Гемеджи
Хакимият бу вазгыятьтә күбрәк “Себат” белән эш тотып, аның артында торган кешеләргә җир аера башлады. Моның төрле сәбәпләре бар, ләкин төп сәбәп – Мәҗлес һәм “Авдет”ның җир мәсьәләсендә элеккечә төп роль уйнамаганнарын күрсәтү иде. Шулай итеп Кырым хакимияте “Себат”ны җир мәсьәләсендә үзенә якынлаштырды дияргә мөмкин.

Ләкин соңгы вакытта “Себат” җир мәсьәләсеннән тыш сәясәткә дә керә башлады, ул Кырымдагы төрле вакыйгаларга катнаша, хакимиятләр исә аны үз максатында куллана. Киевка кешеләр җибәрү дә моның ачык мисалы. “Себат”ның җитәкчеләре дингә бирелеп, сакал үстереп тора-бара юлбашчылар роленә кереп бара. Алар матбугатта, җирле телеканалларда әңгәмәләр биреп, комментарлар ясыйлар, үзләренең сайтларын барлыкка китерделәр. Алар башка кырымтатар оешмалары белән, мәсәлән, “Милли фирка” оешмасы белән хезмәттәшлек итә дияргә була. “Милли фирка” исә Мәҗлесне даими тәнкыйть итеп килгән оешмаларның берсе. “Себат” белән “Милли фирка”ны Мәҗлеснең сәясәте белән риза булмаулары берләштерә. Ләкин “Милли фирка” Киевка мәйданга кешеләрне юлламый, аның артында шул хәтле кеше дә юктыр. Бу ике оешма Кырымдагы “Хизб-ут-Тәхрир”ны да тәнкыйть итеп, аның эшчәнлегенә каршы чыгып ноябрь аенда уртак матбугат очрашуы үткерделәр.

“Себат”ның киләчәге бармы? Аның артында торган җир таләп итүчеләргә җир аерылса аның базасы нык кимиячәк, чөнки хәзер җир ала алмаган кырымтатарлар “Себат”ка буйсынырга мәҗбүр. “Себат”ның артында 50 мең кырымтатары тора дигәне дә икеле, моны берничек тә тикшереп булмый. Киевка “Себат” 1 мең кырымтатарны юллый аладыр бәлки, ләкин кырымтатарларның төп максатларына бу адымның файдалы булачагы йомшак итеп әйткәндә икеле.
XS
SM
MD
LG