Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин РИА агентлыгын бетерү турында карар имзалады


Русия президенты Владимир Путин РИА мәгълүмат агентлыгын бетерү турында карар имзалады. Агентлык нигезендә "Русия бүген" дип аталган яңа халыкара мәгълүмат агентлыгы төзеләчәк. Бу хакта Кремль сайты хәбәр итә.

Оешманың генераль директоры булып Дмитрий Киселев билгеләнгән.

Документка күрә, "Русия бүген"нең эшчәнлек юнәлеше чит илләрдә Русиянең дәүләт сәясәтен һәм иҗтимагый тормышын яктырту булачак.

Шул ук карар белән "Русия тавышы" дәүләт радиотапшыру ширкәте бетерелә, ә аның барлык мөлкәте яңа агентлыкка тапшырыла.
XS
SM
MD
LG