Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сазлык тоткыннарын" ярлыкауны сорап думага 20 мең имза тапшырылды


"Сазлык эше" һәм башка сәяси тоткыннарны азат итү таләбе белән үткән чара. 27 октябрь 2013
"Сазлык эше" һәм башка сәяси тоткыннарны азат итү таләбе белән үткән чара. 27 октябрь 2013
Хокук яклаучылар Русия думасы депутаты Дмитрий Гудковка киң күләмле һәм "Сазлык эше"ндә гаепләнүчеләрне дә ярлыкауны сораган 20 меңнән артык имза тапшырды. Гудков бу бу имзаларны дума идарәсенә тапшырачагын әйтте.

Имза җыюны оештыручыларның берсе – Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева сүзләренчә, бу "тере" имзалар бөтен сәяси тоткыннарны да ярлыкау кирәклеген күрсәтә.

Имза җыю бер ай дәвам итте. Аны "6 май комитеты", РПР-ПАРНАС һәм башка оппозициядәге оешмаларның лидерлары оештырды.

9 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин конституциянең 20 еллыгы уңаеннан әзерләнгән ярлыкау өлгесен думага тәкъдим итте. Аны депутатлар 21 декабрьдә кабул итәргә җыена. Әлеге документ нигезендә "Сазлык эше"ндә гаепләнүче җиде кеше, Pussy Riot панк төркеме әгъзалары һәм "Гринпис" активистлары ярлыканырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG