Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нельсон Мандела җәсәде хөкүмәт биналарына китерелде


Преториягә Нельсон Мандела табутын алып килү
Преториягә Нельсон Мандела табутын алып килү
Көньяк Африка республикасы башкаласы Преториядә илнең элекке президенты Нельсон Мандела җәсәде салынган табут илнең баш хәрби хастаханәсеннән хөкүмәт биналары комплексына китерелде.

Хушлашу өчен табут анда өч көн буе торачак һәм җомгага кадәр көн саен хастаханә белән хөкүмәт биналары арасында йөртеләчәк. Халыкны урамнардагы хушлашу чараларына кушылырга чакыралар. Сишәмбе көнне Йоһаннесбургның Соуэто стадионына күп кенә дөнья җитәкчеләре катнашындагы хушлашу чарасына дистәләрчә мең кеше җыелды.

Мандела 15 декабрьдә илнең көньягындагы туган авылы Кунода җирләнәчәк.

Көньяк Африка республикасының беренче кара тәнле президенты, апартеид режимына каршы көрәше белән киң танылган Нельсон Мандела узган атнакичтә 95 яшендә вафат булды.
XS
SM
MD
LG