Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта тыныч, Евромәйдан дәвам итә


11 декабрь төне Киевның Бәйсезлек мәйданы
11 декабрь төне Киевның Бәйсезлек мәйданы
Киевта Европа Берлеге белән интеграцияне яклаучылар инде өч атна урам җыеннарын дәвам итә. Узган төн Бәйсезлек мәйданы тыныч булган, чатырлада биш меңләп кеше кунган.

Оппозиция пикетчыларны мәйданда 17 декабрьгә кадәр калырга чакыра. Ул көнне Мәскәүдә Русия-Украина комиссиясе утырышы һәм Украинаның Русия белән Таможня берлегенә керүе турында килешүгә кул кую планлаштырыла, дип хәбәр ителә. Украина хөкүмәте бу мәгълүматне кире кага.

Кичә “Беркут” махсус көчләренең пикетчыларны куып тарату омтылышы нәтиҗәсез булды, пикетчылар җиңде. Милиция мәйданнан китте, пикетчылар сүтелгән баррикадаларны кире җыйды. Кичәге бәрелешләрдә 50ләп кеше, шул санда 9 милиция хезмәткәрләре яраланган, дип хәбәр ителә.

Оппозиция хакимиятләр репрессияләр башлый, дип белдерде. Баш прокуратура Югары Рададагы 11 оппозиция вәкилен Киевтагы тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләп депутатлыктан чыгарырга мөмкин, дигән фаразлар бар.

Президент Виктор Янукович барлык сәяси көчләрне, җәмәгатьчелек һәм чиркәү вәкилләрен диалогка чакырды, оппозиция бу очрашудан баш тартты.

Ял көннәрендә урам җыеннарына күп кеше чыгачак, дип фаразлана. Протест чаралары шулай ук Украинаның башка шәһәрләрендә дә үтә. Җыеннарда Николай Азаров җитәкләгән хөкүмәтне тарату, вакытыннан алда парламент һәм президент сайлауларын уздыру таләп ителә.
XS
SM
MD
LG