Бүген Казанда Актерлар йортында Әмирхан укулары үткәреләчәк. Укуларны "Әмирхания" мәгърифәтчелек фонды Казанның Иске таш мәчетендә Әмирхан хәзрәт Габделманның имамлык итә башлавына 200 ел тулуга багышлый.
Әмирханнар мәҗлесенә галимнәр, дин әһелләре, мөфтиләр, мәдәният һәм әдәбият вәкилләре, татар зыялылары чакырулы. Бу турыда фонд рәисе, мәгърифәтче, мәхәллә системасы идеологы Илдус Әмирхан белдерде.
Әмирхан укуларында галимнәрнең әлеге күренекле нәселнең тормышы, милләт тормышында тоткан урыны, мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында чыгышлары көтелә. Шулай ук җыенда мәгариф, гаилә, икътисад һәм нигезе мәхәллә булган традицион ислам мәсьәләләре каралачак.