Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары елга хисап тотты


Педуниверситет студентлары "Каз канаты" тамашасын күрсәтә
Педуниверситет студентлары "Каз канаты" тамашасын күрсәтә

14 декабрь Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте еллык эшчәнлегенә йомгак ясап “Без – бергә, без – бердәм!” исемле чара уздырды.

Чара Уфа “Нур” татар дәүләт театрының зур залында узды. Анда мохтариятнең ел барышында уздырган кайбер зур эшләре искә төшерелде. Шуларның берсе “Татар гаиләсе” бәйгесе. Бу бәйрәм татарлар күпләп яшәгән Борай районында узган иде. Чарада бәйгедә Гран-при алган Гөлшат һәм Раушан Исламовлар гаиләсе катнашты. Гаилә башлыгы “И туган тел”не җырлап сәхнәгә килеп чыкты, аннан аңа гаиләсе дә кушылып, музыкаль бүләкләрен җиткерделәр.

Тамашачылар
Тамашачылар
Агымдагы елда Башкортстандагы хәзерге татар прозасы хакында “Туган як әдипләре” исемле хрестоматия-белешмә чыккан иде. Ул “Ел китабы” дип танылган иде. Чарада китапны төзүчеләрнең берсе - язучы Дилбәр Сөләйманова да чыгыш ясап, басманың дөнья күрүендә мохтарияткә рәхмәт белдерде, киләчәктә шигърият, сатира-юмор һәм балалар әдәбияты буенча да шундый китаплар чыгуына өмет итүен әйтте. Ул шулай ук Башкортстан телевидениесенең татарларга йөз белән борылмавын ассызыклап: “Әлеге кичәне төшереп, татар балаларының сәләтләрен күрсәтеп була иде. Телевидениенең мондый мөнәсәбәте халыклар дуслыгына хезмәт итми”, диде.

Рушана һәм Рөстәм Корбановлар
Рушана һәм Рөстәм Корбановлар
Чарада Уфадагы һәр ике татар гимназиясе дә катнашты. 84нче санлы татар гимназиясе директоры Равил Идрисов мәктәпнең уңышлары, атап әйткәндә Петербурда узган Русия мәктәпләре бәйгесендә Милли мәктәпләр номинациясендә җиңүләрен белдерде. Мәктәп укучылары үзләренең җыр-моңга осталыгын күрсәтте. Аеруча Рушана һәм Рөстәм Корбановларның гаилә ансамбле тамашачыларның күңеленә хуш килде.

Аннан соң Уфаның 65нче санлы татар гимназиясе директоры Әнфисә Галимҗанова шулай ук елдагы уңышлары турында сөйләде, мәктәп укучылары берничә җыр бүләк итте.

Бәйрәмдә башкаланың “Әллүки” татар балалар бакчасы тәрбиячеләре күмәк бию башкарды.

65нче гимназия укучылары
65нче гимназия укучылары
Тамашачылар “Нур” театрының игезәк егетләре, данлыклы гармунчылар Айдар һәм Алмаз Юнысовлар чыгышын көчле алкышлар белән бүләкләде, аларны кат-кат сәхнәгә чакырып чыгарды.

Бәйрәмдә югары уку йортларының татар бүлекләре дә катнашты. Аеруча Башкортстан педагогия университеты студентлары башкарган “Каз канаты” тамашасы, Илсур Шәрипов башкаруында җырлар тамашачы күңелен арбады.

“Без – бергә, без – бердәм!” чарасын мохтарият оештырып, үз эшләренә хисап тоту белән бергә республика татарларының барлык зур эшләре, казанышларына байкау ясалды.

Римма Үтәшева да бүләкләнде
Римма Үтәшева да бүләкләнде
Чара ахырында мохтарият рәисе Римма Үтәшева “Татар гаиләсе” бәйрәменең традициягә керәчәген әйтеп, рухи, милли кыйммәтләрнең саклануы иң башта гаиләгә бәйле булуында икәнлеген ассызыклады. Мәдәни мохтариятнең һәр ел азагында шушындый чаралар үткәрәчәген ышандырды.

Кичә ябылыр алдыннан Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Альберт Максютов татар милли-мәдәни тормышына өлеш керткән кайбер кешеләргә бүләк тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Римма Үтәшева да бар.

Татарлар күпләп җыелган чаралар гадәттә күмәк “И туган тел” җырын башкару белән тәмамлана иде. Бу чарада ни өчендер әлеге традиция үтәлмәде.
XS
SM
MD
LG