Лаборатория шартларында җитештерелгән һамбургер
5 августта азык-төлек җитештерү өлкәсендә дә быел бер тарихи вакыйга булды: галимнәр беренче тапкыр лаборатория шартларында "үстерелгән" һамбургер әзерләде. Һолланд галиме Марк Пост аны сыерның кәүсә күзәнәкләреннән үстергән. Бу һамбургерны Лондон студиясендә ике ихтыярыйга табада кыздырып бирделәр. Тәмләп караучыларның берсе, язучы Йош Шонвальд "Тәме гел итнеке кебек, мае гына бераз азрак, ләкин тешнәгәндә чын һамбургер кебек" дип бәяләде.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?