Дүшәмбе "Татмедиа" агентлыгында узган киңәшмәдә Татарстанның төп басма чараларындагы үзгәрешләр игълан ителде.
"Казан утлары" журналына (Равил Фәйзуллин урынына) мөхәррир итеп "Чын мирас" журналының элекке җитәкчесе, Татарстан язучылар берлегенең элекке башлыгы Илфак Ибраһимов билгеләнде.
"Мәгариф" журналына (Габделхак Шәмсетдинов урынына) "Ватаным Татарстан" басмасының элекке мөхәррире урынбасары Илдар Миргалимов билгеләнде.
Intertat.ru электрон газеты җитәкчесе итеп (Булат Сруров урынына) "Ихлас" нәшриятыннан Илназ Фәйзуллин билгеләнде.
"Мәгърифәт" басмасын Гөлүсә Закирова җитәкләячәк.
"Чын мирас" журналы мөхаррире итеп Рамил Ханнанов билгеләнде.
"Казан утлары" журналын 25 ел җитәкәгән Равил Фәйзуллин "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесенең киңәшчесе итеп билгеләнде, аның эше татар телле басмаларны күзәтү һәм тәҗрибәсен уртаклашу булачак, дип хәбәр ителә.
Равил Фәйзуллин, Габделхак Шәмсетдинов һәм Булат Сруровка башкарган эшләре һәм ирешкән уңышлары өчен агентлыкның мактау хатлары тапшырылды.
Агетнлык карамагындагы кайбер район мәгълүмат чараларында да үзгәрешләр бар. "Кайбыч таңнары" газетасына (Фәридә Нигъмәтҗанова урынына) Луиза Сөнгатуллина билгеләнгән. "Мөслим мәгълүмат үзәген" Рөстәм Закиев җитәкләячәк. "Әлмәт РТВ" ширкәтенә (Голнара Миңнеханова урынына) Наил Әл-Әюби билгеләнәнгән.