Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ангела Меркель кабат Германия канцлеры итеп сайланды


Германия парламенты Ангела Меркельне өченче мөддәткә канцлер итеп сайлады.

Ант китерүдән соң ул бүген үк үз эшенә керешәчәк. Германиянең сугыштан соңгы тарихында инде өченче тапкыр хөкүмәтне консерватив Христиан-демократлар, Бавариянең Христиан-социалистлар берлеге һәм Германия социал-демократлары фиркаләреннән торган "киң коалиция" төзи.

14 декабрь социал-демократлар тарихта беренче тапкыр фирка эчендә референдум уздырды. "Киң коалиция" буларак хакимият итүне яклап тавыш бирүчеләрнең 76% хуплады.
XS
SM
MD
LG