Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта сәнгатьле уку бәйгесе узды


Җиңүчеләр чыгыш ясый
Җиңүчеләр чыгыш ясый

18 декабрь Стәрлетамак шәһәрендә мәктәп укучылары һәм көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды.

Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак бүлекчәсендә тугызынчы һәм унберенче сыйныф мәктәп укучылары, көллият студентларының сәнгатьле уку бәйгесе узды. Чараны уку йортының татар-чуаш бүлеге оештырды. Чараны оештыручы татар-чуаш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Илсур Мансуров: болай диде:

“Белүегезчә, агымдагы елда республикада Экология елы булды. Шуңа бәйгенең төп темасы итеп экология, тирә-як мохитне саклау, табигать гүзәллегенә мәдхия шигырьләрен сайларга кушкан идек. Ләкин бу тема гына кысан булып чыкты.

Бәйгегә милли темаларга, тел, халык язмышы хакындагы шигырьләр дә әзерләп килгәннәр. Бу да экология - кеше күңеле экологиясе. Киләчәктә без сәнгатьле уку бәйгесен һәр елның декабрь аенда уздыруны традициягә кертербез дип уйлыйм. Әлбәттә, анда темалар чикләнмәячәк. Тагы шунысы үзенчәлекле - бәйгедә яңгыраган шигырьләр фәкать Башкортстанда яшәүче татар шагыйрьләренеке булды. Без моны республикада яшәүче шагыйрьләребезнең иҗатын халыкка җиткерү, нәфис сүз аша әдәбиятка мәхәббәт уяту максатыннан эшләдек.”

Нәзилә Кәримова шигырь сөйли
Нәзилә Кәримова шигырь сөйли
​Көллият студентлары арасында бәйгедә беренче урынны Бәләбәйдән Нәзилә Кәримова алды. Унберенче сыйныфлар арасында җиңүче Миякә районының Кыргыз-Миякә авылыннан Эльвина Зиязетдинова, тугызынчы сыйныфлар арасында Стәрлетамак шәһәренең 3нче санлы мәктәбе укучысы Лилиана Кәримова яулады.

​Бәйгегә йомгак ясау өлешендә Уфадан килгән һәм Стәрлетамакта яшәүче шагыйрьләр дә катнашты. Чарада Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, татар әдипләре берләшмәсе рәисе, шагыйрә Фәния Габидуллина, шагыйрьләр Мөхәммәт Закиров һәм Зөфәр Вәлит, Стәрлетамакта яшәп иҗат итүче шагыйрәләр Римма Галимова һәм Земфира Муллаяновалар да катнашты. Алар шигырьләрен укып ишеттерде, сорауларга җавап бирде. Бәйгедә җиңүчеләр бүләкләрне шагыйрьләр кулыннан алды.

Чара күмәк “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Татар бүлеге студентлары күмәк җыр башкара
Татар бүлеге студентлары күмәк җыр башкара
XS
SM
MD
LG