Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләре мәчетләрендә тикшерүләр даимигә әйләнеп бара


Свердлауның Әртә районында мәчетләрне тикшерүләр бара. Аҗигул авылыннан Вилсун Хафизов сүзләренчә, имамнар бу хакта сөйләргә курка.

Свердлауның Әртә районы Аҗигул авылыннан 73 яшьлек Вилсун Хафизов Азатлык радиосына шалтыратып көч структураларының мәчетләрне тикшерүе, имамнарны куркытуларына борчылуын белдерде. Аның сүзләренчә, имамнар үзләре бу хакта кая да булса мөрәҗәгать итәргә курка.

"Әртә районында татарлар яшәгән мәчетләргә көч структуралары бәреп кереп тикшерүләр уздыралар. Безнең Аҗигул авылында да шундый хәл булды. Ноябрь азакларында биш кеше килеп кереп бөтен китапларны җыеп алган. Шул китаплар арасына үзләренең ниндидер бер китабын тыкканнар да Җәмил хәзрәткә: "Менә бит сездә экстремистик китаплар бар" дип аңа кушканнар. Шулай ук аны машинага утыртып алып китеп юлда үтерәбез дип тә янаганнар. Мескен имамга инсульт булды. Мәчеткә дә килә алмады", ди ул.

Хафизов сүзләренчә, тикшерүчеләр мәчеттә "Хизб ут-Тәхрир" дигән хәрәкәт тарафдарлары булуда шикләнә икән.

"Бездә мәчеткә җомгага бары унлап кеше йөри. Аларның барысы да диярлек 70-75 яшьлек бабайлар. Ул "Хизбутлар" нәрсә икәнне дә белмибез. Бездә андый әйберләр юк. Алар шулай итеп безнең мәчетне ябып куярга тели", ди Хафизов.

Ул бу хакта Әртә районы имамнарының кайя да булса мөрәҗәгать итүдән куркуын әйтә.

“Берни артыгын сөйләшеп булмый, барысын да тикшерәләр. Телефоннар тыңлана”, ди Вилсун әфәнде.

Билгеле булганча, быелның октябрь аенда Чиләбенең өч мәчетендә ук тентүләр узган иде. Мәчетләрдә “Хизб ут-Тәхрир” тарафдарлары тыелган идеяләр язылган үз кәгазьләрен тараткан дип белдерелде. Бу хәлләр нигезендә җинаять эше дә ачылды.
XS
SM
MD
LG