Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилнең элекке премьеры Шаронның хәле начарланды


Сигез еллап комада яткан Израилнең элекке премьер-министры Ариэль Шаронның хәле начарланды, дип хәбәр итте табиблар. Шаронның яшәү өчен мөһим органнары туктый башлаган.

85 яшьлек Шарон 2006 елда башына кан сауганнан бирле комада, ясалма сулыш аппаратлары белән яшәде.

Шарон 2001-2006 елларда Израил хөкүмәтен җитәкләде, 2005 елда аның тырышлыгы белән Газзә сызыгыннан яһүдләрне чыгару турында фәрман имзаланды.

Генерал Шарон Израилдә иң популяр шәхесләрнең берсе иде.
XS
SM
MD
LG