Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочида сәүдә үзәгеннән халыкны эвакуациялиләр


Сочида "Моремолл" сәүдә үзәгеннән халыкны эвакуациялиләр. Бу хакта Дождь каналы җирле эчке эшләр идарәсенә сылтама ясап хәбәр итә. Җирле блоггерлар язганча, халыкны чыгару сәүдә үзәгендә бомба табылу белән бәйле.

"Моремолл"да бомба белән пакет таптылар, бер сәгать инде китә алмыйбыз", - дип яза "Вконтакте" кулланучысы.

"Безне куып чыгардылар! Бу нәрсә инде? Без кинога барасы идек", - дип язалар Твиттерда.

"Миңа әле генә әйттеләр: террор гамәле янавы аркасында Сочида "Моремолл" сәүдә үзәгеннән халыкны чыгарганнар", - диелә Твиттердагы тагын бер хәбәрдә.

"БлогСочи" порталы вакыйга җиреннән фотолар тәкъдим итә. Шулай ук анда сәүдә үзәктәге барлык кибетләр һәм рестораннарның ябылуы, күпләгән ОМОН һәм полиция хезмәткәре туплануы турында хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG