Accessibility links

"Рус мәктәбендә татар төркеме ясап аерым укыту нәтиҗә бирми"


Гөлназ Фатыйхова
Гөлназ Фатыйхова

Рус мәктәпләрендә укучылар татар телен өйрәнү төркемнәренә дөрес бүленми, республикада татар теле көндәлек кулланылышта булмаганга балалар аны өйрәнергә теләми.

Гөлназ Фатыйхова 2013 елның март аеннан бирле Казанның 114нче рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Ул Азатлыкка татар телен укытканда туган кыенлыклар турында сөйләде.

Укытучы сүзләренчә, рус мәктәпләрендә укучылар татар телен өйрәнү төркемнәренә дөрес бүленми, республикада татар теле көндәлек кулланылышта булмаганга балалар аны өйрәнергә теләми, дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре белән тәэмин итү дә җайга салынмаган. Әдәбият дәреслекләрендә татар язучылары турында сүз булмаганга да борчыла ул.

– Сез укыткан мәктәптә татар балалары да бармы?

– Бу мәктәптә күпчелеге рус балалары. Татар балалары да бар, әмма алар бары тик русча гына сөйләшә. Бу бик җитди проблем булып тора. Һәр сыйныфта да балалар татар телен белү дәрәҗәсенә карап ике төркемгә бүленә. Мин моны бик үк дөрес бүленеш дип әйтмәс идем, чөнки русча гына сөйләшкән балалар бик күп процент тәшкил итә. Әмма моңа да карамастан татар төркемнәре булырга тиеш дигән күрсәтмә бар. Мисал өчен, сыйныфта 22 бала икән, аның татарча сөйләшүчесе иң күп дигәндә ике-өч кенә булырга мөмкин. Ике-өч баладан гына төркем туплап булмый. Бер-ике сүзне татарча әйтә алган баланы да бу төркемгә кертәләр.

– Бу төркемне ясау мәҗбүри булып чыга инде алайса?

– Әйе. Аның тагын бер ягы бар әле, рус төркемендә укучылар 16 булса, татар төркемендә укучылар җиде-сигез була. Шулай итеп бер төркемдә якынча ике тапкыр күбрәк бала килеп чыга. Ә телне өйрәнгәндә бу бик мөһим әйбер. Төркем артык зур булмаганда нәтиҗәлерәк эшләп була.

Татар төркемендә укучы баланың програмы рус төркемендә укучыныкыннан әллә ни аерылып тормый. Мисал өчен, өченче сыйныфта мин татар төркемен дә, рус төркемен дә укытам. Татар төркеме белән икенче чиректә без килешләрне өйрәнә башладык, ә рус төркеме белән килешләрне өченче чиректә өйрәнәчәкбез. Аерма зур түгел.

– Бәлки рус төркеме, татар төркеме дип бүлеп тору да кирәкмидер?

– Минем күзлектән караганда, рус белән татар баласының белем дәрәҗәсе һәм кызыксыну дәрәҗәсе бер тирәдә. Татар төркеме дип аерып алып әллә ни зур нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Татар төркеменә гомум таләпләр зуррак, әмма аларның үзләштерү дәрәҗәсе түбән. Без аларга: "Сез татар балалары, сез боларны белергә тиеш", дип әйтәбез. Әмма кагыйдәне әйтә белсәләр дә гадәти сөйләмдә куллана алмыйлар.

– Монда нәрсә, укыту методикасы мөкәммәл түгелме?

– Мине рус балаларына татар телен укыту методикасы бөтенләй канәгатьләндерми. Татар теле дә, әдәбияты да бер үк дәреслектән укытыла. Әдәбият өлеше баланың сөйләм телен үстерергә корылган. Кыска гына текст бирелгән. Шул текстны аңлау өстендә эшләргә тиешбез. Әмма татар шагыйрьләре, язучылары белән таныштыру бөтенләй юк. Мин җиденче сыйныфларны укытам. Алар Габдулла Тукайдан кала беркемне дә белми. Шуның белән бетте. Әмирхан Еники, Муса Җәлил һәм башка язучылар турында сүз дә юк. Минемчә, язучыларыбыз турында бу әдәбият дәресләрендә бирелергә тиеш.

– Бәлки аларны рус балаларына үзләштерү авыр дип кертмәгәннәрдер?

– Әгәр без балаларга татар әдәбиятын өйрәтәбез икән, шул яшькә җиткәндә, минемчә, өч-дүрт татар язучысын белергә тиешләр. Ниндидер бер текстны гына алып, аны аңлау гына татар телен, татар әдәбиятын белдем дигән сүз түгел әле. Төп проблем монда дәреслектә. Укытучы презентацияләр, интерактив такта ярдәмендә ничек тә булса кызыксындырырга тырыша. Әмма укучыларда татар теленә кызыксыну юк. Кулына аттестатын алып, мәктәп бусагасыннан чыккач татар теле белән нишли соң ул бүген?

Хәзер Татарстанда түрәләр, зур урыннарда утыручылар татар һәм рус телен камил белергә тиеш дигән сүз йөри башлады. Түрәләрнең ике дәүләт телен дә белүен мин дөрес дип саныйм. Бу хәл дөрес булса, укучыларга да татар телен үзләштергәндә ниндидер стимул булачак.

Хәзер бөтен җирдә диярлек "нигә миңа татар теле" дигән мөнәсәбәт хөкем сөрә, хәтта татарча сөйләшсәң кибеттәге сатучы да кырын күз белән карарга мөмкин. Алар "я не обязана с тобой разговоривать по татарски" диләр.

– Балалар өйдән үк мәктәпкә татар теле турында бу мәҗбүри һәм киләчәктә кирәге булмаячак дигән караш белән киләме?

– Татар гаиләләрендә хәзер ата-анасы рус телендә сөйләшә, ләкин дәү әнисе татар телендә сөйләшә. Дәү әниләрнең татар телен өйрәтергә теләкләре көчле. Ата-анада теләк булмагач баланың теләге булу икеле.

– Барыбер безгә татар теле кирәкми дип балалар ачыктан-ачык әйтәләрме?

– Әйтәләр, "зачем это нам" диләр. Алар шулай ук инглиз теленең дә кирәклеген аңламый.

Тагын бер проблем турында әйтеп үтәсем килә. Мин 6-7нче сыйныфларда бер үк авторның дәреслеген кулланам. Дәреслектә бернинди дә кагыйдәләр дә юк. Бу дәреслек өчен махсус эш дәфтәрләре чыгарылган. Бу кагыйдәләр эш дәфтәрләрендәге биремнәргә кертелгән. Еллык тест үткәргәндә бу кагыйдәләрне белү таләп ителә. Хәйран катлаулы кагыйдәләр ул. Бер яктан караганда, рус баласына нигә кирәге бар икән боларның дип тә уйлап куясың, әмма тестка кертелгәч, өйрәнми дә булмый.

Укучылар татар теле һәм әдәбияты китапларын безнең китапханәдән ала. Эш дәфтәрен исә китапка өстәмә буларак сатып алырга тиеш. Әмма Татарстанда дәреслекләр белән бушлай тәэмин итү булганга, ата-аналар бу дәфтәрләрне сатып алмый. Мәҗбүр итеп тә булмый. Бу дәфтәрләрне мәктәп сатып алыр иде, әмма ул еллык бюджетка кертелмәгән. Эш дәфтәре бар, әмма аның белән тәэмин итү ягы уйланылмаган.
XS
SM
MD
LG