Ун көн элек интернетка Коръән китабын яндыру һәм бер мөселманны кыйнап исламнан ваз кичтерү видеосы чыкты. Әлеге видеода ЦСКА футбол клубы җанатарларының Коръәнне мәсхәрәләп аңа ут төртүләре күренә. Соңыннан авторлар метрода Урта Азиядән килгән бер кешедән исламнан ваз кичүне таләп итеп Аллаһка карата нәфрәтле сүзләр әйтәләр.
9 гыйнварда Мәскәү полициясе башлыгы Анатолий Якунин Коръән яндыруны тикшерү өчен махсус оператив төркем оештырырга кушты.
Бүген полиция берничә кешенең тоткарланып тикшерелүен һәм төп шикләнелүченең кулга алынуын белдерде.
Кулга алынган 23 яшьлек бу кеше Тверь өлкәсеннән. Элек аның урлау һәм талау өчен хөкем ителгәне булган.
Мөселманнар үзләре дә видео авторларын табу өчен социаль челтәрләр аша инициатив төркем булдырган иде. Активистлар видеодагы җанатарларның исемнәрен, адресларын ачыклаган.