Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңавылдагы шартлауда биш кеше һәлак булды


Яңавылда шартлаудан соң янгынны сүндерү эшләре
Яңавылда шартлаудан соң янгынны сүндерү эшләре

Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә төзекләндерү эшләре барышында газ баллоны шартлап биш кеше һәлак булды һәм дистәгә якын кеше төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылды.

20 гыйнвар көнне республика президенты Рөстәм Хәмитов фаҗига булган урынга килде һәм каза күрүчеләр белән күреште, җирле җитәкчеләр белән ашыгыч киңәшмә оештырды.

19 гыйнвар кичендә Яңавыл шәһәренең Совет урамындагы биш катлы торак йортта шартлау булып, андагы 6 фатир җимерелде. Шартлау дүртенче каттагы бер фатирда газ баллонын кулланып төзекләндерү эшләре башкарганда булган дип әйтелә. Нәтиҗәдә биш кеше һәлак була һәм тагын дистәләп кеше авыр җәрәхәтләр ала. Ни аяныч, һәлак булучылар арасында 9 һәм 11 яшьлек ике бала да бар.

Яңавылдагы шартлауда биш кеше һәлак булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00

Шартлау нәтиҗәсендә чыккан көчле янгынны сүндерү өч сәгатьтән артык дәвам итә. Биредәге 125 фатирдан 250дән күбрәк кеше башка урыннарга күчерелә. Шунысы да хәлне катлауландыра: соңгы көннәрдә Башкортстанда 20-25 дәрәҗә салкыннар башланды. Әле йортны төзекләндереп булу мөмкинлеген тикшерү бара.

Фаҗига сәбәпләрен тикшерү һәм бәлагә тарыганарга ярдәм күрсәтү чараларын барлау өчен, Яңавылга дүшәмбе көнне республика президенты Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендәге вәкиллек килде. Хәмитов иң элек шартлауда каза күреп хастаханәгә салынган кешеләрнең хәлен белде. Шулай ук шартлаган йортта яшәүчеләр белән очрашып, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтеләчәген ышандырды ул. Һәлак булучылар гаиләләренә берәр миллион акча тапшырылачак, ә каза күрүчеләргә матди ярдәм аларның сәламәтлегенә зыян килү дәрәҗәсенә карап бирелә.

Җимерелгән йортта яшәүчеләр шартлау булганнан соң бирегә янгын сүндерүчеләрнең бик озак килмәвенә зарланды. Хәмитов гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләренә бу хәлне җентекле тикшерергә һәм гаеплеләрне җәзага тартырга боерды.

Аннан соң президент җирле җитәкчеләр белән аерым киңәшмә үткәрде. Сөйләшү барышында каза күрүчеләргә матди ярдәм бирү хәстәрлекләре хакында тәкъдимнәр әйтелде, дип белдерде президентның матбугат сүзчесе Артем Вәлиев. Ә ике кереше җимерелгән йортны җентекле тикшергәннән соң, аны йә төзекләндерү, йә тулысынча сүтеп, каза күрүчеләргә яңа бина төзү турында тәгаен бер карарга киленәчәк.

Исегезгә төшерәбез, төгәл ике ел элек Башкортстанның Бәләбәй районындагы Приют бистәсендә да бер йорт газ баллоны белән төзекләндерү эшләре башкарганда шартлаган иде. Ул чакта да биш кеше һәлак булды. Арада ике яшьлек баланың да булуы мәгълүм. Техник иминлек чараларына төкереп карау нәтиҗәсендә әллә күпме гаиләләргә кара кайгы килә. Һаман да сабак алынмый.
XS
SM
MD
LG